Марат Кәбиров: Күңелне караңгылык үрә

Бу темага, гадәттә, кулына яңарак кына каләм алган кешеләр яза. Беренче шигырьләр шул хакта була. Беренче нәсерләр, хикәяләр… Кайберләре уңышлы да килеп чыга, күбесе, кар өеме булып, аяк астына төшә дә вакыт үтү белән эреп ага. Шулай булуы әйбәт тә, югыйсә бөтен дөнья «Карлар ява» дигән шигырьләр белән тулыр иде.

Ләкин быел карлар чынлап та күбрәк яуды. Һәрхәлдә, мондый күренешнең хәтсездән булганы юк иде. Шуңа шәһәр хакимиятләренә урамнарны-сукмакларны тазарту өчен бүленгән акчаның бер өлеше, чынлап та, кар җыештыруга китә башлады бугай. Кар көрәгән кешеләрне, юл чистартырга чыккан трактор-машиналарны күргәч: «Бәрәч, болар һаман исән икән әле», – дип куясың. Узган кышларда күзгә чалынмагач, аларны күрү динозаврлар белән очрашкандагыдай тәэсир калдыра. Хис-тойгылар үрә баса.

Шуңадыр инде интернетта да, матбугатта да кар турындагы язмалар мыжгып тора. Гәзит-журналлар юл тазартучыларның үзләре көн дә эшләргә тиешле эшне ничек тырышып башкаруын чагылдырган мәкаләләр бастыра. Үз эшен җиренә җиткереп башкаручылар дефицит заман булгангамы икән, ул язмалар сеансация, гайре табигый хәл кебек укыла. Интернетта җырлар, шигырьләр, анекдотлар пәйда була. Аларга комментлар язалар, лайклар куялар. Халыкның моңа кадәр бер дә кар күргәне булмаган диярсең. Менә мин дә шулар рәтенә кушылырга булдым әле. Кар күргән бар инде минем барлыгын, тик менә шәһәр урамнарында кар көрәүчеләр, юл чистартучылар чынлап та сагындырган икән. Рәхмәт аларга. Үз эшләрен эшләгән өчен. Гомумән, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы һәр кешегә рәхмәт. Аларны премияләр биреп аздырмыйлар бугай инде, хезмәт хакын да арттырмыйлар. Рәхмәт әйтүче дә сирәк бугай. Шуңа тагы бер кат рәхмәт әйтик әле, ишетмәгәннәрен ишетеп калсыннар. Кар көрәүчеләргә – аеруча. Әгәр алар булмаса… Мин менә шундыйрак хәлне күз алдына бастырдым…

Иртән… Иртәнме, кичме инде шунда… Баскан килеш урамда йоклагансыңмы…  Уянып китәсең. Һәм үз күзләреңә ышана алмый торасың. Бөтен дөньяны кар күмеп киткән… Син япа-ялгыз калгансың… Күктә – болытлар, җирдә – кар. Һәм син.

Нишләргә хәзер?

Нәрсә эшләргә, ни кылырга белмисең икән, кай яккадыр атларга кирәк. Урыныңда гына торырга ярамый, югыйсә эчең поша башлый, башыңа котсыз уйлар килә, күңелеңне караңгылык үрә. Кай яккадыр атларга. Атлау ул – хәрәкәт. Хәрәкәт – иң зур юаныч, чөнки хәрәкәтләнә аласың икән, димәк, син исән. Исән икәнсең, хәтта егылган җиреңнән дә шуышып, дүрт аяклап, тәпи басып китә аласың. Аннан буыннарың ныгый, аягыңа басасың. Нык итеп атлап китәсең. Моның бер кыенлыгы да юк, моны хәтта бер яшьлек сабый да булдыра ала.

Вәт, син кар ерып атлыйсың хәзер. Үзеңнең кая барганыңны да белмисең. Тик барырлык мөмкинлегең бар икән, атларга кирәк. Кая да булса барып чыгачаксың. Кая барганыңны белмәү – фаҗига түгел. Бөтен кеше дә шушы халәттә яши. Дөньяда беркем дә белми үзенең кая барганын. Хәтта иң кодрәтле батырлар, иң зирәк акыл ияләре дә. Һиндстанны эзләп китәләр – Америкага барып чыгалар. Яман шешкә каршы дару ясарга тотыналар – ирләр дәртен арттыра торган нәрсә килеп чыга. Дөньяны яулыйбыз дип сугыш ачалар – үз дәүләтләрен югалталар. Илләр-дәүләтләр дәрәҗәсендә шулай бу! Вак-төяген инде әйтеп тә торасы түгел. Урамдагы теләсә кайсы кешене туктатып сора – белми ул үзенең кая барганын. Нәрсә эшләгәнен һәм аның ни өчен икәнен белми.

– Кая барасың?

– Кибеткә, икмәк алырга.

Дөресме? Түгел. Кибеткә керү белән, алсуланып торган алмаларга кызыга, әфлисун да алып сала, колбаса да кирәк, йомыркасы да бетеп килә, әнә тегендә акция буенча бик арзанга тагы нидер саталар… Шулай күзенә эләккән нәрсәләрне җыя-җыя-җыя да икмәк алырга онытып чыгып китә.

Табибка бара кеше. Дәваланырга. Табиб карый, тикшерә… Рентген үтә теге кеше, анализлар бирә, узига төшә, уколлар, дарулар сатып ала. Бөтен нәрсәне сатып ала. Барысы өчен акча түли. Уколлар кадый, дару эчә. «И әйбәт карыйлар!» – дип сөенә. Ә чире бетми. Чирең бетмәгәч, дәвалану түгел бит инде бу. Димәк, ул табибка акча түләргә генә бара.

Шул рәвешле, беркем дә үзенең кая барганын, нәрсә эшләгәнен төгәл белми. Бу начар түгел, киресенчә, өстенлек бу, аның да иң зуры. Кая барганыңны белмисең икән, сиңа кай тарафка атласаң да барыбер. Шулай булырга тиеш. Тик менә монда инде ниндидер могҗиза килеп чыга. Кеше үз юлын дәвам иттерергә тели. Син инде көнозын кар ерып килгәнсең, әллә күпме көч куйгансың, вакытыңны сарыф иткәнсең, хәзер кире борыласы килми, башка юнәлешне сайлыйсы да килми. Үз юлыңны дәвам иттерсәң генә, нәрсәгәдер ирешерсең кебек тоела. Ә алда юл юк. Кыялар тезелгән анда. Яки сазлык. Диңгез. Ләкин кеше кыялар аша чыгарга, сазлыкларны ерырга, диңгезләрне кичәргә тели. Азаккача бару, каршылыкларны җиңеп үтү батырлык булып тоела. Батырлык булып күренгән бөтен ахмаклык та батырлык түгел, кайберсе бары тик ахмаклык кына. Яки күз авыруы билгесе.

Кирәкми алай эшләргә. Кирегә борыл. Бүтән якка кит. Көрчеккә яки һәлакәткә таба юл алгансың икән, кире борылуың хәерле. Күпме иртәрәк борыласың, шулкадәр яхшырак. Кая барганыңны да белмәгән чакта бигрәк тә. Моны бөтен кеше дә белә. Тик беркем дә алай эшләми. Барысы да юлын дәвам иттерергә тели. Диңгезләрнең, сазлыкларның теге ягында оҗмах көтәдер шикелле тоела. «Агыйделнең аръягында»  дигән җыр да бар бит.

Ә «кирегә юл юк» дигән сүз дөрес түгел. Бар. Һәм бик гади генә: артка борыласың да килгән эзең буйлап алга җилдерәсең. «Алга!» дигән сүзне абсолют юнәлеш дип кабул итәргә ярамый, без кайсы якка барабыз, шул – алгы як.

Бу – әдәбиятка, сәнгатькә яки сәясәткә, икътисадка гына түгел, бөтен өлкәгә дә кагыла торган гади канун бугай. Шул исәптән кар каплаган дөньяда калган ялгыз адәмгә дә. Карлы дала буйлап син бер якка киттең. Юлың уңмады, кире борылдың. Икенче якка киттең тагын килеп чыкмады. Өченче якка атладың… Галимнәр әйтүенчә, 360 тараф бар. Шуларның берсе уң булачак.

Берсе уңмаса да фаҗига юк. Нәкъ шулай булырга тиеш тә ул. Ниһаять, сиңа акыл керәчәк һәм кай тарафларгадыр барып, нәрсәләрдер эзләп, җиңүләр яулап, уңыш казанырга маташып йөрүгә караганда, шушы урыныңда үз куышыңны булдырырга кирәген аңлаячаксың. Бәлки, синең дөньяң беркая да китмәгән, ә нибары кар астында гына калгандыр…

Ышыкланыр урын кирәк кешегә беренче нәүбәттә. Бар дөньяны күмәрдәй булып карлар яуганда бигрәк тә. Ашар ризык, кияр кием кирәк. Ә аларны син беркая китмичә, бер үрне яуламыйча да булдыра аласың. Тормышны дәвам иттерү өчен, җиңүләр һәм уңышлар мәҗбүри түгел, бары тик көндәлек мәшәкатьләреңне үз нәүбәтендә җиренә җиткереп хәл итәргә генә кирәк.

Ә карлар ява инде ул. Ел әйләнәсе. Кайберләре күзгә күренми генә.

 


Фикер өстәү