Татарстанда коронавирус йоктыру буенча яңа антирекорд куелды

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 367 очрагы теркәлгән, аларның 7се – читтән кертелгән, калганы элемтә аша йоккан.

37 кеше хастаханәгә салынган, 330 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 213
2 Чаллы – 34
3. Азнакай – 5
4. Аксубай – 1
5. Актаныш – 1
6. Балтач – 1
7. Буа районы-2
8. Югары Ослан – 8
9. Биектау – 3
10. Алабуга – 1
11. Зәй районы – 6
12. Яшел Үзән – 14
13. Кама Тамагы – 2
14. Кукмара – 2
15. Лаеш районы – 10
16. Лениногорск – 2
17. Мамадыш – 1
18. Менделеевск районы – 4
19. Минзәлә районы-10
20. Мөслим – 1
21. Түбән Кама – 5
22. Нурлат районы-4
23. Питрәч – 3
24. Саба – 1
25. Тукай районы – 11
26. Теләче – 3
27. Чирмешән районы-4
28. Чистай – 13
29. Ютазы районы – 2

26 гыйнварга Татарстанда 46 240 коронавирус очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә 5 кеше үлгән: 1988 елгы бер ир-ат һәм 1932, 1931, 1962, 1928 елгы хатын-кызлар.

Узган тәүлектә 38 523 кеше савыккан.

Барлыгы 2 371 560 кешегә вакцинация ясалган (үсеш — 6 130), шуларның 1 884 142се икенче прививка куйдырган. Кабат вакцинацияне 176 732 ясаткан.


Фикер өстәү