Эздә икән хикмәт: Татарстанда кыргый хайваннарны исәпкә алалар

Гыйнварның 15еннән мартның 10ына кадәр республикада кыргый хайваннарның исәбен алалар. Төгәл саннар март ахырында билгеле булачак. Бу эш ел саен башкарыла.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, аучылык хуҗалыгы белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм бу эшкә үз теләге белән кушылган кешеләр 13 төр җәнлекнең, 4 төр кошның исәбен ала башлаган.
– Кыргый хайваннарны барлау аларның санын белеп тору өчен кирәк. Республикада нинди җәнлекләр бар, кайсыларны арткан, кимегәннәре бармы – барысын да теркәп барабыз. Күбәеп киткән очракта без аларны ауларга рөхсәт бирәбез. Артык кимегән икән, Кызыл китапка да кертәбез, – ди Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков.

Аның сүзләренчә, хайваннарны чаңгыларда, кар машиналарында йөреп, алдан әзерләнгән маршрут буенча эзләренә карап саныйлар. Исәпкә алуның махсус формуласын 1932 елда зоолог Александр Формозов тәкъдим иткән. Аның бар хикмәте – кар яуган төбәкләрдә бер тәүлек эчендә бер якка гына барган эзләрне исәпләү. Баштарак бу эшне тыюлыкларда башкарып карыйлар. 1980 елларда әлеге ысулны ау хуҗалыкларында кулланалар һәм бу эш бүгенгә кадәр дәвам итә.
– Республикада хайваннарны исәпкә алу өчен 1514 маршрут салынды. Алар 15 мең километрга сузылган. Беренче көнне исәп алучы кар өстендәге эзләрне санап китә. Бер тәүлектән яңадан бу урынга килә. Ул тирәдә яңа эзләр күренсә, аларны да кушып куя. Юлларында очраган кошларны да исәпкә алалар.

— Исәпкә алу өчен һава торышының да уңайлы чагы кирәк, – ди Минзәлә районының дәүләт ау күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Ринат Шәйхетдинов.
– Иң мөһиме – җирдә чиста кар булсын. Буран, җил чыккан, кар явып торган көнне хайван эзләрен табып булмаячак.

Минзәлә районы территориясендә хайваннарны исәпкә алуда дүрт аучылык хуҗалыгы катнаша. Алар көнгә унбиш километрга кадәр ара уза һәм тояклы хайваннарны, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне, кошларны исәпкә ала.
Ринат Шәйхетдинов әйтүенчә, куян бер урыннан ике-өч тапкыр узып китсә дә, аучылар аның эзен таный икән. Санаганда ялгышулар сирәк була, ди ул.
Кукмарада яшәүче Илдар Евдокимов та ауга йөрергә ярата икән. Хайваннарны санарга үз теләге белән чыккан.
– Ауга йөрергә яраткач, эз санауның да берние юк. Безнең якта кабан дуңгызлары күп. Куян белән төлке дә еш очрый. Пошилар безнең районга кереп кенә чыга, – ди ул.
Ә менә Мамадыш районының Соколка авылында бүреләр еш очрый икән.
– Бу гаҗәп хәл түгел. Соколка авылы урман эчендә урнашкан. Бу чорда алар азык эзли. Авылга керүләре дә шуңа гына булгандыр, – ди озак еллар ауга йөрүче Николай Сафронов.
Ринат Чиспияков әйтүенчә, бездә бүреләр артык күп түгел.
– Әмма урман өчен бүре дә кирәк. Аларның санитар икәнен онытмыйк, – ди ул.– Бездә бүреләр бармак белән генә санарлык. Алар безнең урманнарга күрше төбәкләрдән узып барышлый гына кереп чыга. Ә менә төлке, кыр кәҗәсе, куянар өчен бездәге табигать шартлары бик кулай. Шуңа да алар үзләрен яхшы хис итә, үрчиләр.

Белгечләр әйтүенчә, кабан дуңгызларының санын азайтырга җыеналар. Анысы Африка чумасының таралу куркынычын киметү өчен кирәк.

САН (узган елгы исәпләү)
Поши – 10,5 мең
Кабан – 1,4 мең
Кыр кәҗәсе – 10,2 мең
Куян (соры) – 28,1 мең
Куян (ак) – 7,5 мең
Төлке – 7 мең
Сусар – 2,5 мең
Тиен – 4,9 мең
Көртлек –73,3 мең
Суер – 2,8 мең
Күкбаш – 5,8 мең
Кыр тавыгы – 151,8 мең.

Сүз уңаеннан, 2021 елда республика юлларында кыргый хайваннарны таптатуга  бәйле 150 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Машина астына барыннан да бигрәк поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе эләгә икән. Узган ел 45 кабан дуңгызы, 95 поши, 25 кыр кәҗәсе, 2 марал машина астында калган. Аварияләрнең күбесе Питрәч, Алабуга, Азнакай, Әлмәт районнарында килеп чыккан.
Дәүләт комитеты белгечләре рульдә йөрүчеләргә юл билгеләренә игътибар итәргә, кыргый хайваннар яшәгән урыннардан узганда тизлекне арттырмаска киңәш итә. Мондый аварияләр күбрәк тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыга. Юлда кыргый хайван таптаткан яки шундый очракка тап булганда, кичекмәстән 112 номерына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү