Булганны саклап тотасы. Татарстанда 631 төр хайван һәм үсемлек юкка чыгарга мөмкин

Татарстанда 631 төр хайван һәм үсемлек юкка чыгарга мөмкин. Аларны 2025 елда дөнья күрәчәк дүртенче Кызыл китапка кертәчәкләр. Хайваннар һәм үсемлекләрне саклап калу өчен, республикада 193 махсус саклана торган территория бар. Быел аларның саны 6га артачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков сөйләде.

–  Безнең белгечләр даими эзләнүдә. Республиканың 17 районында Татарстанда сирәк очрый торган хайван һәм үсемлекләргә тап булдык. 2019 елдагы эзләнүләр 15 төрле хайван һәм гөмбәне саклап калырга ярдәм итте. Хәтта 50 ел буе күренмәгән үсемлекләр килеп чыга. Без аларны Кызыл китапка керттек, – ди ул. – Кызыл китапның беренчесе 1995 елда басылып чыккан иде. Һәр ун ел саен аны үзгәртеп бастырабыз. Анда 226 төр хайван һәм 318 төр үсемлек, 87 төр гөмбәне кертәчәкбез. Китапны яңадан бастыру 10 миллион сумга төшәчәк.

Яңа Кызыл китаптан көрән аюны сызып атачаклар. Баксаң, соңгы елларда аларның саны арткан. Кайчандыр берничә генә калган була алар. Хәзер исә ел саен безнең республикада 60лап аю саныйлар икән. Ә инде күчеш вакытында аларның саны 140ка җитә.

– Саны артып киткән дию аларны атарга ярый дигән сүз түгел. Аюлар Саба, Теләче, Мамадыш, Арча, Биектау, Тәтеш районнарында еш очрый, – ди Федор Батков.

Сүз уңаеннан, ул, аю очраганда, ничек сакланырга икәнлеген дә аңлатты.

– Аю – бик куркак җанвар. Шуңа күрә урманда шаулап йөрегез. Аюны күрүгә, тавышланырга, кулыгызны өскә күтәрергә, берәр киселгән агачка басарга кирәк. Аю сезне үзеннән зур итеп тойсын. Кулчатырны ачып җибәрү дә аюны куркыта икән, – ди ул.

Белгечләр, хайван һәм үсемлекләрне махсус территорияләр булдырып саклап калабыз, диләр. Федор Батков әйтүенчә, әлеге территорияләр 5 ел элек кенә комитетка тапшырылган. Әнә шул вакыт эчендә 13 махсус саклана торган территория төзелгән. Бу республика мәйданының 7 процентын алып тора. Биш ел эчендә мондый урыннар 20 процентка арткан. Башкалар да сакчыл карасын, бу хакта белеп торсын өчен, комитет вәкилләре экологик чаралар да уздыра икән. Бер ел эчендә 1500 шундый очрашулар узган. Анда 30 меңнән артык кеше катнашкан. Федор Батков сүзләренчә, бары тик экологик тәрбия алып барып кына, табигатьне саклап була.

Комитет белгечләре, балаларга аңлату, күрсәтү өчен, 5 табигать заказнигында «экологик сукмак» оештырганнар. Шул рәвешле, кечкенәдән балалар күңеленә табигатькә карата мәхәббәт уятып, сакчыл булырга өйрәтәләр.

Комитет рәисе тыюлыкларда сак булырга, табигатькә зыян салмаска, анда үскән агач һәм үсемлекләргә кагылмаска куша. Ботагын да сындырырга ярамый. Моның өчен административ җаваплылыкка тарталар.

Үзләре яшәгән җирләрдә сирәк очрый торган үлән, җәнлек, кошларга тап булганнар комитетка мөрәҗәгать итә икән. Кайбер районнар үзләрендә тыюлык ясауны да сораган. Лениногорск районында «Покш Пандо» табигать һәйкәле куелган.

Брифингта Лениногорск районының башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова да катнашты. Ул үз районнарындагы табигать байлыклары турында сөйләде. Районда байбакларның кимеп баруын җиткерде.

2022 елда Балтач районында ылыслы агачларны саклап калу максатыннан «Чепья урманы» дип аталган табигать һәйкәле төзелгән.

– Татарстанда яшәүче һәр кеше хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын күзәтүдә катнаша ала. Үзләренә очраган сирәк төрләр турында комитетка җиткерергә кирәк. Хәбәрне электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. 2018 елда белгечләр 1458 шундый хәбәр алса, 2022 елда 3394 кеше мөрәҗәгать итте. Бу – халыкның тирә-якка битараф түгеллеген күрсәтә, – ди ул.

Еш кына кешеләр хайваннар яшәгән тирәлеккә кереп, йорт сала, нидер төзи, сәүдә итә башлый. Әнә шуннан соң биредә яшәүче кошлар каядыр очып китә, хайваннар кими. КФУ профессоры Татьяна Рогова да шул фикердә.

– Табигать үз көенә, үзенчә яшәргә тиеш. Аңа да тынычлык кирәк. Әнә шуңа күрә, ниндидер эш башлаганчы, киңәшмичә ярамый. Монда бик мөһим карар кабул итәргә кирәк булачак. Төзи башлаганчы ук, экологияне кайгырту мөһим, – ди ул.

Федор Батков, хайваннарның күбесе машина астында калып һәлак була, ди.

– Авария куркынычы булган җирләргә махсус билгеләр дә куябыз. Әмма машина йөртүчеләр моңа бик игътибар итми. Хайваннар юлның теләсә кайсы ягыннан килеп чыгарга мөмкин. М12 юлында хайваннар өчен күтәртмәле юл булачак. Әлегә 11 җир асты юлы бар. Бер генә үтенеч – йөртүчеләр сак булсын иде, – ди рәис.

Кызыл китапка кертеләчәк хайван һәм үсемлекләр:

11 төр балык;

108 төр умырткасызлар;

318 төр үсемлек;

24 төр лишайник;

33 төр имезүчеләр;

67 төр кош;

4 төр сөйрәлүче;

3 төр амфибия;

63 төр гөмбә.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү