Поши белән куян арткан, кабан белән төлкене атканнар

Республикада ауларга рөхсәт ителгән 81 төр кыргый хайван бар. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр. Комитет рәисе Федор Батков сүзләренчә, мараллар һәм тимгелле боланнар моннан ун ел элек кенә үрчетелә башласа да, быелдан аларны да атарга ярый. Кышкы исәпкә алу Татарстан урманында яшәүче барлык төр хайваннарның артуын күрсәткән. Аеруча поши белән куян күбәйгән.

– Ауларга яраклы хайваннарның ресурслары 2,7 млрд сумны тәшкил итә. Соңгы елда ул 12,5, ә биш ел эчендә 80 процентка артты. Әмма кайбер төр кошларны һәм куянның бер төрен арттырырга кирәк әле. Әгәр арту юк икән, аларны атарга рөхсәт бирелми, – диде ул.

Федор Батков әйтүенчә, җәнлекләр саны төрле аучылык хуҗалыкларында төрлечә. Бер җирдә артсалар, икенче урында кимиләр. Шуңа да ул һәр хуҗалыкка хайваннар санын бары тик арттыру бурычын гына куйды. Узган ел Татарстанда  41 меңнән артык ау рөхсәте бирелгән. «Соңгы биш елда бу сан 34 процентка артты. Рөхсәт кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә бирелде. Документларны цифрлаштыру дәвам итә. Без моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», – диде ул.

Утырышта кыргый хайваннарның авырулары хакында да сөйләделәр. Африка чумасы аркасында 2023 елда 2,5 мең кабан атылган. Бу чир берсендә дә табылмаган. Комитет рәисе, кабаннар арасында чир таратмас өчен, басулардагы уңышны вакытында җыеп алырга киңәш итте. Ә төлкеләрнең баш саны 5,3 меңгә киметелгән. Профилактика йөзеннән аучылык хуҗалыкларына 2 миллионнан артык вакцина таратылган. Соңгы ике елда төлкеләрдә котыру чире күзәтелмәгән. «Кайбер районнарында бер төлке аткан өчен 300–500 сум акча бирәләр. Башкалар да шундый мөмкинлек тудырсын иде. Бу – төлкеләр санын киметү өчен яхшы алым. Шәһәргә һәм авылларга да килми башларлар иде», – ди Федор Батков. Комитет рәисе әйтүенчә, кыргый җәнлекләр чүп савытларына ризык күп ташлаганга килә.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да үз фикерен әйтте.

– Кыргый хайваннарның артуы сөендерә. Әмма төлкеләрнең шәһәргә һәм авылларга керүе борчый. Шуны исәптә тотып, вакцина тарату эшен туктатмаска кирәк, – диде ул. – Комитет эшчәнлеген уңай бәялибез. Балык үрчетү, су ресурсларын саклау, браконьерларны ачыклау зур көч таләп итә. Киләчәктә табигатькә зыян салучыларга тагын да катгый таләпләр куеп, хокук саклау өлкәсе белән эшләргә кирәк. Кадрлар мәсьәләсен дә хәл итик. Яшьләрне бу өлкәгә тартырга кирәк. Үзегезгә алмаш әзерләгез.


Фикер өстәү