Аучы Марат Әхмәтвәлиев: Яраланган аю, кабан да хәтәр, алар үч алырга мөмкин

 «Аучылар ит өчен генә йөрергә тиеш түгел, табигатьне саклауны беренче урынга куям». Саба районында  коткаручы булып эшләүче, 25 ел аучылык белән шөгыльләнүче Марат Әхмәтвәлиев әнә шулай ди. Аның белән кышкы урман, аучылар һәм кыргый хайваннар психологиясе турында  сөйләштек.

Аучы холкы

Казан дәүләт университетының  тарих бүлегендә  укыганда ук Марат тулай торакта яшәүче кызларга куян койрыклары бүләк итә иде. Ул чакта  аның ауга йөрим дип сөйләнүенә  әллә ни исебез  китмәгән. Мәктәптә тарих укытып, коткаручы эшенә күчкән егетнең күңеленә тулы  бер урман  сыйган булып чыкты. Андагы һәр фасыл, һәр эз,  тавыш якын аңа. Киров өлкәсенең Нократ авыл хуҗалыгы академиясенең  аучылык факультетына укырга кереп, югары белем дә алган икән. Элегрәк бу хакта белгән булсам, тарих бүлегенә кермәгән дә булыр идем, бәлкем, ди. Монда  яңа белемнәр туплаган.

Шулай да сорауның  иң катысыннан башладым. Бераз ошап та бетмәде, ахры.

– Аучыларның бәгырьләре катыга әйләнеп бетмиме? – дип сорадым яшьлек дустымнан.

– Әгәр  кызганасың икән, аучы булып булмый, билгеле. Әмма бу  каты бәгырьле дигәнне аңлатмый. Аучы ул – күргән бер нәрсәне атучы дигән сүз түгел. Теләсә кайчан, күпме кирәк шуның кадәрне атучылар браконьер дип атала. Аучыларга кешеләрнең тискәре карау гадәте бар.  Ничек каргыштан курыкмыйсың, диләр. Тик без табигатьне, җәнлекләр дөньясын да саклыйбыз. Көртлекләргә – ташлы ком, куян, пошиларга – тоз, кабаннарга ашлык чүпләре салабыз. Кабанга кышын ашарга табу авыр.  Әгәр салкын булса, балаларының күбесе ачтан үлә. Ашарга куйган җирдә үсә алар. Ятим бала кебек күзгә карап торалар, кайвакыт  яныбыздан да китмиләр. Тирән карда йөри алмыйлар, – ди ул.  –Төлкеләргә каршы көрәш алып барабыз. Төлкеләр, фермаларга барып, сыерларга ташлана, этләрне талый.  Ул этләр мәчеләрне, хуҗаларны тешләргә мөмкин. Котыру чире белән күп кеше җәфалана. Без моның белән шөгыльләнмәсәк, кем шөгыльләнер? Кыш буе урманда җанварларының исәбе алына. Һәр участокта әйтик, күпме  поши, кабан атарга яраганлыгы билгеләнә. Ау ул – уен-муен эш түгел, шул  ук математика, журналистика кебек бер өлкә, бер  фән. Әгәр  куян санын киметмәсәң, чир чыга да озын колакларның бөтенесе үлеп бетә. Аларның санын  нормага җиткерү өчен тагын биш ел вакыт кирәк.

Марат әйтүенчә, браконьерлар – «мылтыклы кешеләр», аларга бары атарга гына булсын. Аучыларга  исә кыргый хайваннарга качар өчен шанс та бирергә туры килә. Ауда сине хайван алдыймы, әллә син анымы – менә шул процесс кызык. Ядрә тиде дип шатланган, шул ук вакытта әле ярый тимәде дигән чаклары да була.

Сүзебез матурлыкка таба борыла. «Кышкы урман үзенчә матур. Көртлек, боҗырлар, пырхылдап, аякка бәрелеп үтәләр. Урманда кошлар сайрамаса,  җәнлек эзләре дә  күренмәсә, бернинди ямь дә булмаячак. Коры агачлар белән генә урман була алмый. Мондагы тереклекне тоя, матурлыкны күрә белергә генә кирәк», – ди. Бер романтик икәнсең бит син, Марат!

Урман җене кагылган

Әтисе урманчы булып эшләгәч, Марат ун ел урманда, кордондагы урманчы өендә яшәгән. Табигатькә якынаю шул чактан килә. Аучы әтисенә ияреп, күп нәрсәгә өйрәнгән. Этләр ияртеп, җәнлекләр эзеннән йөрү бер ләззәт булган. Сусарларга капкын да куйгалаган. 1996 елда аучылык  җәмгыятенә кергәч, эте белән законлы ауга йөри башлаган. Бу урында ул: «Этләрнең поши, кабан, кошлар куа торганы була. Ә  минеке төлке, куяннар артыннан чабарга ярата», – дип аңлата. Урманга гел мылтык алып та йөрми. Эте куян куганда, ул табигатькә соклана. Эте белән төрле төбәкләргә күргәзмәләргә, куян куу ярышына барып, урыннар да алгалый.

Куянын гына түгел, поши, кабанын да, аю да атканы бар. Дөрес, Татарстанда  урман хуҗаларын аулау рөхсәт ителми. Тик Россиядә тыелмый бу. Шуңа күрә  аю ауларга Киров якларына йөргәли. Саба урманында исә алар 1990 елда барлыкка килгән. Аюның   очраганы юк икән. «Андый очракта  биегрәк җиргә басып, катырак кычкырырга кирәк», – ди аучы.

Марат көзге, кышкы урманны күбрәк ярата. Җәй көне кигәвен, черкигә чыдасаң гына, озак йөреп була, ди. Тигәнәге, кычытканына да түзәргә кирәк. Урманда адашмыйча, күзен йомып та йөри ала. Кешеләрне коткарган чаклары да аз түгел. Гөмбә, җиләк җыярга баручылар ярдәм сорап та шалтыраткалый. Фәлән агач төбендә,  фәлән урында басып торам диючеләргә телефон аша да юл табарга булышкан. Бер елны көз көне иртәнге сәгать алтылар тирәсендә эте өрә башлаган. Бик нык кычкырган тавыш ишеткән. Барып караса, яланаяк, салкыннан күшегеп беткән бер хатын басып тора икән. Маридан килгән, хәтере чуалган булып чыккан. Аны  урманнан алып чыгып, җылытып, полициягә илткән. Алар туганнарына тапшырган.

Кешеләрне җиләккә, чикләвеккә, гөмбәгә йөртә, үзе дә  чиләген тутырып кайта.  Ку гөмбәсен (чага) җыя. Себеркеләр бәйли. Урманның файдасын күрә, кыскасы.

Байлар кими төлке тун

Хәзерге вакытта бөтен төр җәнлек, кыргый хайваннарны да ауларга ярый. Җәй ахырында ачылган сезон февральгә кадәр дәвам итә. Җәй көне ауга бару тыела, бу вакытта  урманда  тереклек дөньясы балалар үстерә.

Һәрбер төр хайванга рөхсәт кәгазе сатып аласы. Көртлекме, куянмы, пошимы – һәрберсенең үз бәясе. Шуңа күрә бер әйбер дә бушлай атылмый. Бер поши ату өчен – 60, кабанга 20 мең сумлык рөхсәт кәгазе кирәк. Казаннан поши атучылар да кайта. Әгәр ата алмасалар, акчалары  әрәм дигән сүз. Тояклы хайванны аучылар күмәкләшеп аулый. Махсус яктырткыч киемнән чыкмасалар, штраф түләргә туры килә.

– Тире сатып баеп булмый, ул  чыгымны  капласа да ярый әле. Элек төлке тиресе бер айлык хезмәт хакына тиңләнсә, бүген аны җыючы юк. Хатын-кызлар төлке тунга кызыкмый бит хәзер. Төлкене бары котыру чире чыкканга гына атабыз. Сусарлар, кыйммәтле мехлы җәнлек тиреләре алалар. Итен гаиләм ашамый. Дусларга бирәм, үзем пешереп ашыйм. Сораучылар бар. Атканда бисмилла әйтеп атам. Аткач, сулышы бетмәсә, чалам, чалынмаса, хәрам була, – ди Марат.

Үч

Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың. Барасың икән, барлык кагыйдәләрне белергә кирәк.  Бүре дигәннән, ул хәзер урман санитары дип аталмый. Киресенчә, терлекләрне юк итеп, зыян гына сала икән. Ике бүрегә  өч тәүлеккә бер поши кирәк. Һәрхәлдә, әңгәмәдәшем шулай ди. Безнең урманнарда очрамыйлар икән.

Мылтык  бар нәрсәне хәл итми. Кыргый хайваннар һөҗүм итәргә дә мөмкин. Кыр куяны кулны тырный.  Башкасы башка яктан холкын күрсәтә. Һәрберсе яшәү өчен көрәшә.

– Элек бер аучы пошины аткан да  янына килгән, ә ул җан бирмәгән булган. Мөгезе белән ике агач уртасына тотып ыргыткан тегене. Аучының киемнәре ертылган, көч-хәл белән исән калган. Яраланган аю, кабан да хәтәр. Бервакыт  ата кабанны аткач, анасы, балаларын ияртеп, артымнан килеп чыкмасынмы? Биш метр арада күзгә-күз карашып тордык. «Кит!» – дип бик каты кычкырдым. Кулда мылтык бар, тик артыгын атарга ярамый. Әйттем ич инде, аучы теләсә ничек атарга тиеш түгел дип. Бу вакытта инде син браконьер буласың, – диде Марат Әхмәтвәлиев.

Сәрия Мифтахова

Фото: Марат Әхмәтвәлиев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү