Владимир Путинның бүген узачак зур матбугат конференциясендә Татарстаннан да 5 журналист катнашачак

Бүген 12:00дә  Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була.

Быел коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында аккредитацияләнгән журналистлар саны ике тапкыр киметелгән. Матбугат конференциясендә бары тик 507 журналист катнашачак. Алар арасында Татарстаннан да биш журналист бар. Алар –  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире – «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»  хәбәрчесе Лина Зиннәтуллина, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, «Матбугат.ру» порталы баш мөхәррире Данил Сәфәров һәм KazanFirst интернет-басмасының баш мөхәррире Кирилл Шлыков.

Матбугат конференциясеннән турыдан-туры трансляцияне «Россия-1», «Россия-24», «НТВ» һәм «Первый канал» телеканалларында карап, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» аша тыңлап булачак.


Фикер өстәү