Татарстанда теле- һәм радиотрансляция туктатыла

Татарстан радиотелевизион тапшырулар үзәге июньдә үз объектларында планлы эшләр үткәрә. Шуңа бәйле рәвештә, республиканың берничә муниципалитетында теле- һәм радиотрансляция вакытлыча туктатылачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

6-7 июньдә Казанда 8.00-17.00 сәгатьләрдә «Радио России + Татарстан радиосы», «Маяк» радиосы, «Вести ФМ» радиосы, «Наше радио», «Серебряный дождь» радиосы, Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең (1 һәм 2 мультиплексның цифрлы каналлары) трансляциясе туктатыла.

8-9 июньдә 8.00-17.00 сәгатьләрдә Зур Алан торак пунктында 1 һәм 2 мультиплексның цифрлы каналларын, «Татарстан – Яңа гасыр»ның аналог каналын карап, шулай ук «Радио России + Татарстан радиосы» һәм «Болгар радиосы»н тыңлап булмаячак.

Шәмәрдәндә шундый ук каналлар һәм радиоешлыклар җыелмасы 21-22 июньдә 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшләмәячәк.

2021 елның көзендә Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы — «Татарстан Республикасы» радиотелевизион тапшырулар үзәге дә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Биләр (Зур Алан), Шәмәрдән һәм Әлмәт (Миңнебай) телеүзәкләрендә профилактика эшләре үткәргән иде.

 


Фикер өстәү