Һава торышы тагын начарая

Дүшәмбе, 6 июньдә, Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Шулай ук томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән томан күзәтеләчәк. Көндез яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Шулай ук көндез көчле яңгыр яварга мөмкин, Казанда яңгыр көтелми.

Татарстанда ял көннәрендә һава торышының тотрыксыз булачагы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Синоптиклар яңгыр, көчле җил һәм томан хакында кисәтте.

 


Фикер өстәү