Чаллыда урам узышлары вакытында куркыныч авария булган

Җомга кичендә Чаллыда законсыз урам узышлары вакытында булган авария видеокамерага эләккән. Роликта әлеге узышларны карарга җыелган кешеләр төркеме күренә.

Кайсыдыр мизгелдә Audi автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә зур тизлек җыеп, туры юл буйлап җилдергән. Бераздан ул узышчы алдыннан ук сулга борылган Toyota автомобиленә яннан килеп бәрелгән.

Чаллыда законсыз узышлар вакытында кеше үлеменә китергән авария булуы хакында элегрәк хәбәр иткән идек. Нәтиҗәдә, Toyota автомобиленең йөртүчесе һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган Audi шоферын хастаханәгә озатканнар.

 


Фикер өстәү