Бөгелмәдә җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән

Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң кирпеч койманы җимереп, шәхси йортка килеп сыланган.


«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр», — дип ачыклык керттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү