Нутрициолог: БАДлар иммунитетыбызны ныгыта

Соңгы бер елда Россиядә биологик актив өстәмәләр (БАД) кулланучылар саны 2,5 тапкыр арткан. Берәүләр аларның мең дә бер төрле чирдән дәва булуына ышанса, икенчеләре исә БАДларны ахыргача өйрәнелмәгән, шикле препаратка саный. Биологик актив матдәләр чынлыкта нидән гыйбарәт? Нутрициолог Ләйсән Насретдинова БАДлар турындагы төп сорауларга ачыклык кертте.

– Ләйсән, соңгы арада БАДлар ни өчен шулкадәр популяр икән?

– БАД – организмыбызга уңай йогынты ясаучы, ризык белән бергә (яки ризык составына кушып) кулланыла торган биологик актив матдәләр. Ул организмны төрле витамин һәм микроэлементлар белән генә баетып калмыйча, сәламәтлеккә бәйле бик күп проблемаларны да булдырмаска сәләтле. Соңгы арада БАДлар, дөрестән дә, халык арасында бик популярлашып китте. Ник дигәндә, хәзер кешеләр чирне дәвалауга караганда, аны алдан кисәтү күпкә яхшырак икәнлекне аңлый.

Ләйсән Насретдинова

– БАДны кайчан эчү хәерлерәк?

– Фәлән вакытта эчәргә кирәк дигән конкрет таләп юк. Алар база һәм махсуслашкан төрләргә бүленә. Соңгылары конкрет проблеманы, авыруны юкка чыгару өчен файдаланыла. БАДның база төрләрен исә ел дәвамында эчсәң дә була. Аларга магний, лицетин, Җир йөзендәге халыкның күпчелегенә җитмәгән D витамины керә.

–  Күпләр БАДларны ахыргача өйрәнелмәгән, шикле препаратка саный…

– БАДларның файдасын гомумиләштереп кенә әйтеп булмый. Алар организмыбызны сау-сәламәт килеш сакларга, бездәге микроэлемент һәм витаминнарны тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Шул рәвешле БАДлар иммунитетыбызны да ныгыта. Дөрес, бүген алар турында бик күп тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Әмма бу БАДларны яхшылап өйрәнмәү, аларның организмга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен тиешенчә күзаллап бетермәү аркасында килеп чыгадыр дип уйлыйм. Теге яки бу биологик актив кушылманың кайбер кешегә килешеп бетмәве дә бар.

– Аларны кулланыр алдыннан анализ тапшырырга кирәкме?

– Әгәр профилактика өчен генә эчәргә уйласагыз, алдан ниндидер анализлар тапшырырга кирәкми. Әмма болай эшләгәндә организмның кайсы витамин, элементка кытлык кичерүен ачыклап булмаячак. Димәк, БАДларның файдасы да шулкадәр генә булачак. Биологик актив кушылмаларны теге яки бу чирдән дәвалану өчен эчкәндә, анализ тапшыру мәҗбүри.

– БАД коронавирусны да кисәтә, диюләре дөреслеккә туры киләме?

– БАД фәлән чирне кисәтергә ярдәм итә дип кистереп әйтү дөрес түгел. Моны комплекслы рәвештә эшләргә кирәк. БАДларны дөрес тукланып, йокы режимын бозмыйча кулланганда, иммунитет ныгыячак. Ә ул нык булганда кешегә коронавирус та, башка чир дә куркыныч түгел.

БАДлар сатып алганда истә тотылырга тиешле киңәшләр

  1. Биологик актив өстәмәләрнең кайсы илдә, кайсы оешмада җитештерелгәненә игътибар итегез. Бу хакта мәгълүмат никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.
  2. Бүген сатуда БАДларның нинди генә төрләре юк. Әмма аларның барысы да файда китерми. Ник дигәндә, күп кенә җитештерүчеләр БАДларда витаминнарның актив булмаган формаларын куллана. Шуңа күрә БАДлар сатып алганда, аның составына зур игътибар бирергә кирәк.
  3. Сыйфатлымы, юкмы икән дип шикләнсәгез, сатучылардан БАДларның теркәү документларын, сыйфатын тикшерә торган анализларның нәтиҗәләрен сорап алыгыз.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү