38 яшьлек хатын-кыз бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүдә шикләнелә.
Костромада яшәүче хатын-кызның хәмергә бәйле җитди проблемалары барыгы ачыклана. Аннан 7 яшьлек кече улын алалар һәм реабилитация үзәгенә урнаштыралар.
ана кешенең исерек килеш малайны берничә тапкыр кыйнавы ачыкланган.
Моннан тыш, баланың мәктәпкә әзер түгеллеге мәгълүм булды — дәүләт түләгән акчаны ул хәмер алырга тотып бетергән. Ана кешегә хәзер әбисе белән бабасында яшәүче олы улы өчен дә акча түләнгән була.
Хатын-кызга карата балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен җинаять эше кузгатылган.