Балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» бәйгесе игълан иттеләр

Камал театры балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент — 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру.

Конкурста катнашу өчен:

  • «Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсең?» дигән темага рәсем ясарга.
  • Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Рәсем астына баланың исем фамилиясен яшен күрсәтергә. Бер катнашучыдан өч эш кабул ителә.
  • Үзегезнең вконтакте яки инстаграмда битегездә (аккаунт ачык булырга тиеш) #камал_116_сезон #виптамашачы #камалтеатрыняратам хэштэглары белән рәсемне урнаштырырга.
  • Театр төркеменә язылырга.

Конкурс эшләре 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аннары 18-19 сентябрьдә жюри әгъзалары 9 иң яхшы рәсемне сайлап ала. 20-29 сентябрь көннәрендә театрның Вконтакте төркемендә иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү үткәрелә. 30 сентябрьдә җиңүче игълан ителә. Рәсми бүләкләү 1 октябрьдә яңа 116нчы сезон ачылышында үтәчәк, диелә хәбәрдә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/03-09-2021/balalar-chen-kamal-teatryny-ya-a-binasyn-nichek-k-r-se-b-ygese-ig-lan-ittel-r-5836289


Фикер өстәү