Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү быел кимергә мөмкин

2021 елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү узган елгыдан 18,3 процентка кадәр кимергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча гомуми җитештерү индексы 81,7 процент күләмендә булыр дип көтелсә, үсемлекчелек буенча ул — 65,2, терлекчелек буенча 99,2 процент булыр дип фаразлана.

Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде. Әлеге киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Марат Җаббаров сүзләренчә, «азык-төлек продукциясен дә исәпләп, агросәнәгать комплексының чагыштырма авырлыгы икътисадта 8,2 процентны тәшкил итә». Быелның беренче алты аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме якынча исәпләгәндә 101,2 миллиард сумны тәшкил итә. Узган елгы дәрәҗә белән чагыштырма бәяләрдә бу — 99,1%. «114,8 миллиард сумлык азык-төлек продукциясе озатылды. Җитештерү индексы 108,3% тәшкил итә», — диде чыгыш ясаучы.

Татарстанның авыл хуҗалыгына быелгы уңай булмаган һава шартлары да йогынты ясады. Гомумән алганда республиканың 42 районы гадәттән тыш хәлдән зыян күрүче дип танылды. Яз көне 77 мең гектарга чәчелгән кышкы уҗымга зыян килде. Бу — барлык уҗымның 14 проценты. Әлеге мәйданнарга язгы культуралар чәчелде.

«Чәчелгән игенне иминиятләштерү — зыянның кимүен гарантияли. Ләкин аграрийлар әлегә бу инструменттан сирәк файдалана. Чәчүлекләрнең бары 278 мең гектардагы 10 проценты гына иминиятләштерелгән иде», — диде Җаббаров.

Республика кырларында игеннәрне урып-җыю эшләре төгәлләнде, әле кукуруза һәм техник культураларны җыясы бар. Гомумән алганда республикада уртача уңыш гектарыннан 15,4 центнер. Шикәр чөгендеренең тулаем уңышы 22 процентка ким, техник культуралар һәм яшелчәләрнеке — 30 проценттан кимрәк булыр дип көтелә», — дип кисәтте министр.

«Яшелчәчелек буенча тулаем продукция 93 миллиард сумлык булыр дип уйлыйбыз. Бу узган елгы белән чагыштырганда 43 миллиард сумга ким», — диде ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү