Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 107 млрд сум тәшкил итә

Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хуҗалыкларның барлык категорияләрендә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме якынча 107 млрд сум тәшкил итә, чагыштырмача бәяләмәдә җитештерү индексы — 103,3%.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча сөт җитештерү узган елга карата 9 процентка арткан һәм 1 млн 76 мең тонна тәшкил итә. 233 мең тонна ит сатылган. Йомырка җитештерү 4 процентка арткан — 792,7 млн данә.

Уңай җитештерү күрсәткечләренә, шул исәптән яңа терлекчелек объектларын төзү һәм кертү хисабына ирешелгән. Быел 5 мең 800 башка 6 терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Ел ахырына кадәр 14 мең башка исәпләнгән тагын 23 объект кертү планлаштырыла.

Продукция җитештерүне арттыру максатыннан республикада азык үзәкләре төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә 23 муниципаль районда 45 объект файдалануга тапшырылган.

Басуларда бөртекле культураларны җыю тәмамлана. Бүгенге көндә республика буенча 1 млн 333 мең га суктырылган — планның 92 проценты. 3 млн. 466 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш 26 ц/га тәшкил итә. Бу республика халкын икмәк белән, ә терлекчелекне концентрацияләнгән азык белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Ленар Гарипов үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү турында хәбәр итте. Беренче 6 айда 144 млрд сумлык продукция җибәрелгән, үсеш 8%тан артык тәшкил иткән. Үсемлек мае (31 процентка), колбаса әйберләре (29 процентка), эшкәртелгән балык, кондитер әйберләр (26 процентка), сыр (19 процентка), он һәм ярма (18 процентка) җитештерү күләме шактый арткан. Агымдагы елда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә 6 эре проектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Министрлык линиясе буенча булган ярдәм программалары кысаларында 1,5 млрд сумлык ташламалы кредитлар бирелгән.

Шулай ук Ленар Гарипов «Татарстан – Алтай» татар токымлы атларда чабыш оештыру турында сөйләде. 24 июльдә 6 ат Казан ипподромыннан старт алган һәм бүген сәгать 10да «Алтай — Евразия йөрәге» истәлек тамгасы янында ат чабышының тантаналы финишы узган. 3 мең км озынлыктагы маршрут Татарстанның 56 торак пункты һәм Россиянең 8 төбәге аша уза. Әлеге чабыш төбәкләрне татар атлары токымы белән генә таныштырып калмый, татар мәдәниятенең күп төрлелеген һәм колоритын да күрсәтә.


Фикер өстәү