Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәрби махсус операциядә катнашучы өлкән лейтенант Рәсим Баксиковка телеграмма юллады.

Ул аны Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

«Бу югары дәүләт бүләге Сезнең Ватан алдындагы профессиональ һәм гражданлык бурычыгызны батырларча үтәвегезне күрсәтә», – диелә телеграммада.

Миңнеханов шулай ук геройның әнисе Розия Гашимовнага хөрмәт белдерде, ул батыр яклаучы һәм яхшы танкист тәрбияләвен билгеләп үтте.


Фикер өстәү