Риман Гыйлемханов: Безгә кешене яхшы үрнәк белән тәрбияләү җитми

Һәр нәрсәдән берәр кәмит эзләргә, гыйбрәт табарга омтылу кешенең табигатенә хастыр инде ул. Ишеткән я күргән вакыйга турында арттырып сөйләмәсәк, күңел тынычламый, нидер җитми кебек. Хәтта фаҗигале хәлләр турында сөйләгәндә дә, кешене шаккатырырга теләп, үзебездән яңа бизәкләр өстибез, кыскасы, шыттырасы килә. Шунсыз ашаган – ашау, йокы йокы булмас кебек.  Мин еш кына «бер танышым» дип язам, чөнки кеше исемен әйтеп язсаң, бу аны кыен хәлгә кую булыр иде. Менә бу юлы да геройның берсен «танышым» дим.  Ишле, яхшы гаиләдән ул,  алты баланың алтысы да бик тәрбияле. Тик менә әлеге танышым башкалардан аерылып тора, кызык эзләргә ярата ул. Бу ярату хисе кайчак шул дәрәҗәгә җитә ки, хәтта гаиләдә килеп чыккан күңелсез, фаҗигале хәлләрне авырсынмыйча, алай гына да түгел, күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләнү хисе белән сөйләп бирә ул. Гаиләдәгеләр моңа күнеккән инде. Туганнарга берәр күңелсезлек, хәтта үлем-китем турында хәбәр җиткерәсе булса да, аңа тапшыралар, бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкарасына ышаналар. Бер уйлаганда, аны гаеплисе дә килми. Башкалар еламыйча бер авыз сүз әйтә алмый торганда, иң йөрәк яргыч хәбәрне дә чәчми-түкми туганнарга, гаилә дусларына җиткерә әлеге танышым. Ул моңа ияләшкән, бу аның өчен гадәти, хәтта иҗади, рухи канәгатьләнү хисләре алу дәрәҗәсендәге эш.

Һәр нәрсәдән кызык табарга омтылу бүгенге заман кешеләренә генә хас түгел. Әле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, Англиядә чыгып килүче бер газета кеше үтерү, көчләү, бәла-казалар, төрле зәхмәтләргә бәйле хәбәрләр урынына бары тик күңеллеләрен  генә бастыра башлаган. Һәм ике атна узуга газетаның тиражы 15 мәртәбә кимегән, шуннан газета үз кыйбласын үзгәртергә мәҗбүр булган. Бүген телевизордан нинди тапшырулар, фильмнар карарга яраталар соң?  Бу сорауны үз-үзегезгә бирсәгез, җавап табарсыз дип уйлыйм. Ә менә рәсми статистикага килгәндә, унсигез яшьтән җитмеш яшькәчә гражданнарыбызның 87 процентка якыны тискәре эчтәлектәге хәбәрләргә егылыплар китә икән. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре моңа үзләренчә аңлатма бирәләләр, без начар нәрсәләр күрсәтеп, халыкны күңелсезлекләрдән араларга, кешене ачы гыйбрәт белән тәрбияләргә омтылабыз, диләр. Кешене бит аны яман гыйбрәт белән генә түгел, яхшы үрнәк белән дә тәрбияләргә була. Менә шул безгә җитми дә инде. Телевизордан көне буе детективлар бара, экран үтереш-суеш, кыйнаулар белән тулган, кеше тискәре геройлардан да үрнәк ала башлый. Әллә ни ерак китәсе юк, Казан гимназияләренең берсендә булган атыштан соң кеше үтерүче Илназ Галәвиевкә охшарга тырышучылар булмады дисезме?

Кешенең психологиясе заманга ни дәрәҗәдә һәм ничек бәйле икәнен өйрәнеп утырганда, бер кызыклы фикергә тап булдым әле. Бары тик начарлык кына эзләү бай, тыныч илләрдә яшәүчеләргә хас, имеш. Аларга адреналин җитми икән дә, аны арттыру өчен, әчкелтем-төчкелтем мәгълүмат кирәк, имеш. Мәсәлән, галимнәр, артистлар, спортчылар, гомумән, күренекле шәхесләр турында сөйләгәндә бары тик матур сүзләр генә кыстыру халыкка ошамый. Ә аларның гаилә хәлләре, ир белән хатынның бер-беренә хыянәт итүләре, аерылышкач сугыша-талаша милек бүлешүләре, кайчандыр кемнеңдер җинаять кылуы һәм төрмәдә утырып чыгуы, гомумән,  кыңгыр эшләре турында мәгълүматлар  күзгә чалынса, колакларыбыз тырпая, чәчләр үрә тора, хисләребез тулып ташый. Димәк, без бай, җитеш, тыныч илдә яшибез булып чыга.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү