Россиядә яшәүчеләр психологларга ешрак зарлана башлаган

2023 елның беренче кварталында Россиядә яшәүчеләрнең психологка мөрәҗәгать итүләре 15 процентка арткан. Белгеч янына килергә этәргән сәбәпләр дип гаиләдәге проблемалар һәм эштәге низагларны атыйлар. Моннан тыш мәгълүмат ташкыны аркасында даими стресс кичерүчеләр саны да арткан. Бу хакта бер иминият компаниясенең нәтиҗәләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткән иде.

Гомумән, соңгы 10 елда Россиядә психологка йөрүчеләр саны ике мәртәбә артты. Моны былтыр Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре ачыклаган иде. Шулай да профессиональ психологик ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр өлеше, гадәттәгечә, зур түгел – нибары 12 процент.

Сүз дә юк, халык кәефен соңгы вакытта бик күп вакыйгалар сынады. Коронавирус, пандемия, махсус хәрби операция, акчага бәйле үзгәрешләр. Физик сәламәтлегең генә түгел, рухи дигәне дә чыдасын гына!

Мәгълүмат күплеге һәм мәгълүмати тынычсызлыктан ничек арынырга?

  1. Уяулык, тәнкыйди фикер йөртү, анализлау сәләтен югалтмаска.
  2. Мәгълүмат алу чыганакларын тикшерергә, аларны сайларга, барысын да рәттән укып-карап бармаска.
  3. Сулыш гимнастикасы, медитация, спорт белән шөгыльләнү кебек ысулларны кулланырга.
  4. Сез – үз тормышыгызның режиссеры. Димәк, тормышыгыз эчтәлеген нәрсә белән тутыруыгыз сездән генә тора. Сайларга гына кала: тискәре эмоцияләр белән яшәргәме, әллә инде кадерле вакытны башка нәрсәләргә багышларгамы?
  5. Йокларга ятканда, ял иткәндә, ашаганда телефонны тавышсыз режимга күчерергә йә бөтенләй сүндереп торырга.

Гаиләдәге мәшәкатьләрдән арыну өчен нишләргә?

  1. Бар нәрсә дә сөйләшүдән башлана. Гаилә тормышындагы бөтен сорауларны уртага салып хәл итә белергә кирәк. Оялып, яшереп калырга тырышмаска. Югыйсә бу негатив хисләрне арттырачак.
  2. Гаиләнең традицияләре булырга тиеш. Әйтик, ялларда бергәләп кинога бару (балалар булмаган очракта да), аш-су бүлмәсендә кайнашу, өстәл уеннары уйнау. Мондый форматтагы очрашулар, сөйләшүләр киеренкелекне бетерә.
  3. Мәхәббәт аңлату, кайгырту күренешләрен һәркем үзенчә аңлый. Әйтик, кемгәдер ягымлы сүзләр әйтү дә җитә. Ә берәү бүләкләр көтә. Шулай итеп парның берсе: «Нигә кирәк миңа аның бүләкләре? Бер җылы сүз дә әйтми!», икенчесе: «Сөйли дә сөйли, бүләге дә юк…» – дип уйларга мөмкин. Бу очракта икесе дә канәгать калмый. Шуңа да, мондый хәлгә юлыкмас өчен, болар хакында алдан сөйләшеп, аңлашып куярга кирәк.

Эштәге киеренкелекне ничек җиңәргә?

  1. Кешеләрне «минеке» һәм «синеке» дигән төрләргә бүлмәскә. Һәр кеше индивидуаль, шуңа да аларны аңларга кирәк. Аларның «дөнья»сы сезнеке белән тәңгәл килмәве – нормаль күренеш.
  2. Эшне тормышыгызның калган өлкәләреннән аерырга тырышыгыз. Шәхси сәгатьләрегезне эштәге мәшәкатьләр, конфликтлар алырга тиеш түгел. Ике арада чик торырга тиеш.
  3. Эштәге мохитне яхшыртуны вак-төяк көндәлек эшләрдән башларга мөмкин. Әйтик, коллегаларны чәйгә дәшәргә, төшке ашны бергә ашарга, сәбәп табып, кечкенә бүләкләр бирергә.

Фикер өстәү