Татарстанлыларга 20 млрд сум күләмендә пособие түләнгән

Узган ел республикада 1,5 миллион эшкә яраксызлык кәгазенең 1,4 миллионы электрон рәвештә бирелгән. 2019 елда Татарстан электрон «больничный» рәсмиләштерү буенча илдә беренче урынга чыккан, хәзерге вакытта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышабыз икән. Бу хакта Россия социаль иминият фондының Татарстан бүлеге еллык утырышында сөйләделәр.

– Узган ел социаль иминият фонды филиаллары аша республика халкына 20,3 млрд сум күләмендә пособие түләнде. Бу сумма алдагы елга караганда 5 млрд сумга артык. Түләүләрнең артуы коронавирус пандемиясе белән бәйле. Түләүләрнең яртысын эшкә яраксызлык буенча бирелүче пособие тәшкил итә. Үзендә яки гаилә әгъзаларында вирус табылган һәр кешегә өйдә торган өчен дә эшкә яраксызлык кәгазе бирелде. Ул чорда алар аны өйдән чыкмыйча да рәсмиләштерә алды, – диде Россия социаль иминият фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Павел Лоханов. – Калган түләүләр бала табу һәм 1,5 яшькә кадәр сабый тәрбияләү белән бәйле. Эш урынында зыян күргән кешеләр өчен 2 млрд сум акча тотылды. Республикада андыйлар саны 11 меңнән артык. Алар ай саен үзләренә тиешле түләүләрне алып бара. Зыян күрүчеләргә протез, ял йортларына юллама, тернәкләндерү үтү, кирәкле техник җайланма, машиналар бирү бушлай башкарыла.
2020 елда Татарстанда авыруларга тернәкләнү өчен кирәк булган 19 миллионнан артык техник эшләнмә бирелгән. Кеше кирәк әйберен үз акчасына сатып алган очракта, аңа бу акча кире кайтарылган. Сүз уңаеннан, узган елның декабрь аенда Казанда яшәүче Зәкия Төхфәтуллина, сатып алган күкрәк протезына акча бирмиләр, дип редакциягә шалтыраткан иде. Аның хәлен белештек, бераз соңга калып булса да, ул да акчасын кайтара алган. Сер түгел, социаль фонд эшчәнлегенә зарланып безгә еш шалтыраталар. Кемнәрдер – пеленка, кайберәүләр, подгузниклар вакытында бирелми, ди. Шалтыраткач, фондның филиалларына эләгә алмыйбыз, диючеләр дә бар. Халыкның бу зарлары хакында биредә беләләр. Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, социаль ярдәмгә мохтаҗ һәр кешенең гозерен тыңларга кирәк, диде.
– Социаль өлкә зур игътибар таләп итә. Халык белән эшләүне җайга салырга кирәк. Әгәр кеше килә алмый икән, 2020 ел тәҗрибәсен кулланыгыз. Онлайн кабул итү дә дәвам итсен. Шул ук вакытта кире элемтә дә булдырырга кирәк. Халыкның фикерен белү бик мөһим, – диде ул.
Павел Лоханов республиканың ял йортларына бару һәм кайту өчен «электрон талон» дип аталган пилот проектына да тукталды. Аның ярдәмендә кешеләргә поездларда бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылган. Җитәкче ял йортларына бирелгән юлламалар хакында да сөйләде. Аларны алучылар арасында эш урынында имгәнеп зыян күрүчеләр дә бар. Бу урында тагын бер проблема калкып чыкты. Баксаң, республикада эштәге бәла-казалардан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри иминиятләштермәүче оешмалар шактый икән.
– Узган ел иминият кертемнәре буенча җыеп бетермәгән сумма 22,7 миллионга җитте. Моның төп сәбәпләре – күп кенә оешмаларның бөлгенлеккә төшүе, матди хәле кыенлашуы. Җитмәгән акчаның 62 процентын эзләп алу мөмкин түгел, – ди Павел Лоханов.
Ләйлә Фазлыева исә эштәге имгәнүләрне, хәвеф-хәтәрләрне бөтенләй бетерү максатын куйды.
– Эштә килеп чыккан һәр бәхетсезлек очрагын җентекләп тикшерергә кирәк, – диде ул. – Фонд эшчәнлегенә килгәндә, ел авыр булса да, сез сынатмадыгыз. Барлык түләүләр вакытында бирелде. Без гел элемтәдә тордык. Килеп туган проблемалардан чыгу юлларын бергәләп эзләдек. Халыкны борчыган сорауларга, аларга кирәкле хезмәтләр хакында яңадан җыелып сөйләшергә кирәк.

САН
Бүген Россия социаль иминият фондының Татарстан бүлегендә 122 мең иминиятләштерүче исәпләнә. Бу оешма-предприятиеләрдә 1,3 миллион кеше эшли.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү