Татарстанда ягулык бәясе арткан

18–25 гыйнвар чорында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бер литр АИ-92, бәясе 12 тиенгә артып, 42,66 сумга (моңарчы – 42,54 сум), АИ-95 – 10 тиенгә артып, 46 сумга (моңарчы – 45,90 сум) җиткән. АИ-98 һәм дизель ягулыгы бәяләре элеккечә үк калган: литры – 53,35 һәм 47,48 сум.

Тулаем Россия буенча бензин хакы бер атна эчендә 13 тиенгә үскән.


Фикер өстәү