Казанда бензин янә кыйммәтләнгән

Казанда бензин бәясенең атналык үсеше акрынайган, әмма туктамаган. 19-26 июль аралыгында янә барлык маркадагы ягулык кыйммәтләнгән.
“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, АИ-92 маркалы бензин хакы 0,04 процентка артып, литры 44,75 сумга җиткән. Шулай ук АИ-95 тә 0,04 процентка кыйммәтләнгән (хәзер 48,21 сум тора). АИ-98 һәм аннан зуррак маркадагы ягулык бәһасе исә күбрәк – 0,14 процентка үсеп, литры 56, 08 сум булган.
Дизель ягулыгы бәясе 0,06 процентка арткан (1 литры – 48,6 сум).
Татарстан башкаласында бензин хакы яз ахырыннан бирле үскәннән-үсә. Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле Казанда АИ-92 – 5,12 процентка, АИ-95 – 4,99, АИ-98 – 5,22, дизель ягулыгы – 2,34 процентка кыйммәтләнгән


Фикер өстәү