Олимпия чемпионы Марта Мартьянова: «Ял итәргә вакытым юк»

Токиода Олимпия Уеннары ахырына якынлаша. Быелгы ярышларның төп геройлары исемлегендә Татарстан спортчысы Марта Мартьянова да бар. Хатын-кыз командалары арасында рапира турнирының финалында ул аягын авырттырды. Әмма ахырга кадәр көрәшеп, иптәшләре белән алтын медаль яулый алды. Ял турында хыялланучы 22 яшьлек кызның моңа әлегә вакыты юк. Аягын дәвалыйсы, очрашуларга йөрисе, җитәкчеләр кулыннан бүләк аласы һәм… кияүгә чыгасы бар. «ВТ» хәбәрчесе чемпион белән ул спортта тәүге адымнарын ясаган урында – фехтование буенча Олимпия резервы республика спорт мәктәбендә очрашты.

– Марта, аягыгыз ничек?

– Барысы да яхшы. Табиблар тикшереп тора. Берничә көннән МРТ ясатырга барам. Дөресен әйткәндә, аягым турында сөйләшәсем килми, ул хакта сүз күп булды инде. Якын арада төзәлер дип өметләнәм. Аягымны авырттыргач, нидер уйларлык хәлем дә, мөмкинлегем дә юк иде. Торып басарга да очрашуны дәвам итәргә кирәк. Чөнки мине башка кешегә алмаштыра алмыйлар. Ярышка чыкмасам, командага очрашудан баш тартырга туры килер иде. Ә бу инде җиңелү дигән сүз. Ахырга кадәр көрәшергә, нык булырга беренче тренерым Елена Прохорова өйрәтте. Минем урында башка кеше булса, ул да шуны эшләр иде.

– Ничек кенә булмасын, сез герой булып танылдыгыз. Ә бит Олимпиада былтыр узса, сез төп командага эләкми идегез. Пандемия ярдәм иткән булып чыга инде…

– Пандемия башлангач, ни язган – шул булыр дип яшәдем. Ул вакытта Олимпиада турында уйлаган да булмады. Ял иттем, гаиләм янында күбрәк вакыт уздырырга мөмкинлек барлыкка килде. Ярышлардан, җыеннардан кайтып кергән юк диярлек. Гаиләмне бик сагынган идем. Кыскасы, гади кеше тормышы белән яшәргә тырыштым. Аннары акрын гына үзлектән шөгыльләнә башладым. Тормыш җайлана башлагач, ярышлар да пәйда булды. Халыкара турнирларның беренчесе Дохада (Катар) булды. Дөнья Кубогы этабында өченче урын алу бәхете елмайды. Шуннан соң фехтование буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Ильгар Мамедов миңа өстәмә очрашуда чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Җиңгән кеше Олимпиадага барырга тиеш иде. Җиңү миңа эләкте. Баштарак үзем дә ышанмый йөрдем. Әйе, шулай булып чыга инде: пандемия булмаса, Олимпиадага эләгә алмый идем.

– Токиода беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?

– Барысы да томан эчендә кебек. Бик дулкынландым, җаваплылык зур. Берни аңлашылмый. Тамашачы да юк, шул ук вакытта тирә-якта шау-шу. Беренче очрашу, әйтерсең, 5 секунд эчендә узып китте. Ничек оттырганымны да белмим. Баш тренер Ильгар Мамедов бик тиз тынычландырды, урыныма утыртты. Шуннан соң гына кая килеп эләккәнемне тиз аңладым.

– Россия спортчылары Токиода әләмсез чыгыш ясый, гимн да уйнатмыйлар. Күпләр андагы шартлардан зарланды. Авыр булмадымы?

– Безнең өчен барысы да уңайлы булды. Зарлана алмыйм. Барысы да ошады. Яшәр урын да яхшы иде, ашау да начар түгел. Россия спортчыларына карата начар мөнәсәбәт тә күрмәдем.

– Олимпиада өчен биреләсе акчага ни аласын уйлап куйдыгызмы әле?

– Анысын уйлаган юк. Төп хыялым Олимпия чемпионы булу иде.

– Кечкенә вакытта акча эшләп, әниегезгә ярдәм итү хыялы да булган.

– Бу хакта журналистларга әни сөйләгән. Еш искә ала ул бу вакыйганы. Кайсыдыр ярышны карарга баргач, әнигә болай дигәнмен: спортта җиңеп, күп итеп акча эшләрмен, сиңа ярдәм итәрмен. Шулай итеп, хыялым тормышка ашты.

Мин фехтованиене түгел, фехтование мине сайлаган кебек булып чыкты. Очраклы рәвештә генә. Без укыган мәктәп спорт мәктәбе белән тоташкан. Шуңа күрә физик культура дәресләре биредә уза иде. Берсендә укытучы килмәде, без пыр тузып чабып йөрибез. Булачак тренерым Елена Прохорова килеп керде дә безне сафка тезеп бастырды. Аннары фехтование турында сөйли башлады. Спортның әлеге төре белән танышу шулай башланды. Икенче көнне инде тренировкага килдем. Бу вакытта миңа 8 яшь иде. Әйе, җиңел спорт төре түгел. Әмма ташлыйсы килгән вакыт булмады. Фехтование тормышымның мәгънәсенә әверелде. Ул минем эшем дә, яраткан шөгылем дә – барысы да спортның шушы төренә бәйләнгән. Ял иткәндә ярышлар карыйм икән, тизрәк үземнең шунда катнашасы килә башлый. Мине беркем дә мәҗбүр итмәде. Әбием кайчак кызгана, кызым, бу кадәр җәфаланма, дип әйтә иде. Мин Токиода җиңгәч, сөенечтән утырып елаган. Кайткач, икәү бергә еладык. Хәзер исә 8 яшьлек сеңлем фехтование турында хыяллана. Минем кебек спортчы буласы килә. Энем хоккей белән шөгыльләнә.

– Спорттан киткәч тә фехтование тормышыгызда калачак. Тренер булып эшләүче егеткә кияүгә чыгарга җыенуыгыз хәзер инде сер түгел.

– Әйе, тәкъдимне Олимпиадага кадәр үк ясады. Туй Ярославльдә булачак. Аннары кайда яшәячәгебез әлегә билгеле түгел. Булачак ирем белән бергә хәл итәчәкбез.

– Димәк, ял итәргә вакыт юк…

– Олимпиададан соң яхшылап ял итәргә хыялланган идем. Әмма әлегә килеп чыкмый. Я тегендә барабыз, я монда чакыралар, я башка урында очрашырга кирәк. Тик утырырга вакыт юк. Әмма аягыма ял кирәк. Бер-ике көн булса да ятып торасым килә. Әлбәттә, күңелле мәшәкатьләр. Мин бу кадәр зур игътибарга ияләнгән кеше түгел. Танылган кеше булырга өйрәнергә туры килә. Гаҗәп, хәтта битлек кигән булсам да, таныйлар. Бу кадәр фотога төшкән юк иде. Медальне дә әлегә һәрвакыт үзем белән алып йөрим. Минем өчен җан аткан, янымда булган кешеләрнең барысына да рәхмәт. Беренче тренерым Елена Прохоровага, спорт мәктәбе җитәкчесе Илдар Шәймәрданов, хәзерге остазым Артур Әхмәтхуҗинга рәхмәт. Барысын да санап бетерә алмыйм, туганнарым, дусларым да ярдәм итә. Әллә нинди сүзләр әйтәсем килә. Тик ни булганын үзем дә аңлап бетерә алмыйм әле.

Иң җылы котлау сүзләрен, әлбәттә, өйдәгеләр җиткерде. Гаиләбез белән утырып бәйрәм иттек. Минем өчен ничек җан атканнары турында сөйләделәр. Үзем борчылган кебек булдым. Финал очрашуын тулысынча карамадым әле, ә менә үзем егылган өлешне күрсәттеләр. Аягым ничек авыртканы искә төште. Ничек ярышканымны үзем дә хәтерләмим. Әлеге очрашуны тагын бер кат карап чыгачакмын. Һәр ярыштан соң шулай эшлим, хаталарымны барлыйм. Әлегә исә күнегүләр, ярышлар турында уйлаган да юк. Шәхси тормышны көйләр вакыт.


Фикер өстәү