ЭКСКЛЮЗИВ | Салават Фәтхетдинов белән зур әңгәмә: «Мин бер нәрсәгә генә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата»

Салават Фәтхетдинов: «Татар хатын-кызларын мин киендерәм, кемдер чишендерә»

 

Дәвамы

«ВТ» газетасы 105 еллыкка шәхесләр белән әңгәмәләр сериясен башлап җибәрә. Беренче кунак – Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов.

Сәнгатьтә калып кирәк. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуары хәзер дә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Продюсерлык – файдагамы, зыянгамы? Авторларны кем якларга тиеш? Салават Фәтхетдинов белән шушы һәм башка бик күп сорауларга ачыклык керттек. Әңгәмәдәшебез үзен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләште.

– Сез эстрадага, сәхнәгә дәүләт идеологиясен кертү турында сөйлисез. Бер яктан караганда, ул, бәлки, дөрестер. Икенче яктан цензура чикләүләргә китермәсме?

– Милләтнең үз йөзе, ниндидер бер калыбы булырга тиеш. Мөмкинлегем булса, мин әле сәнгатьне дә хоккейдагыча югары лига, беренче лига, икенче лига, дип бүлеп җыяр идем. Кайбер кагыйдәләргә искелек калдыгы дип карарга ярамый. Шул ук цензурага. Әгәр цензура булса, мәгънәсез җырлар чыкмас иде, кем нәрсә тели – шуны сөйләп тә йөрмәсләр иде. Цензура булмаса да, калып булырга тиеш. Киңәшләшеп эшләү булсын. Менә бу җырыңны алмаштырсак, ничек булыр иде дип, мәсәлән. Түзеп торырга ярамый бит инде. Илһам абый, Әлфия апа сәнгате хәзерге заманда юкка чыгып бара. Рифат Фәттахов әйткән бит инде, туксанынчы елга тиклем Ваһапов ясаган революцияне Салават туксанынчы елларда килеп бетерде дигән. Мин моңа аптырамыйм. Кеше үзен журналистикада тапмагач, сәнгатькә килеп кергән, чөнки анда кем тели, шул бара ала. Без күреп алып, укытып, әзерләп биргән җырчылардан ул файда күрә. Без – бетерүчеләр түгел, дәвам иттерүчеләр, үстерүчеләр. Әгәр бу сүзне икенче кеше әйтсә, мин әле уйланыр идем. Чөнки абруйлы кешеләр сүзенә колак салам.

– Татар эстрадасы төрле этапларны үтте. Инде хәзер нәрсә дә булса җырласын, җырласын гына дигән чорга килеп җиттек. Моннан соң безне нәрсә көтә?

– Әлфия апа белән Илһам абыйның җырларын хөкүмәт тарафыннан сатып алып, ә алар күп түгел, кем тели – шуңа җырлатырга кирәк. Әйтик, Әлфия апаның кызы Зөлфия ирекле рәвештә бу җырларны бирми икән, Әлфия апа да, җырлары да онытылачак. Илһам абыйны да шул ук язмыш көтә. Кызык инде бу дөнья: Илһам абый исән чакта янында беркем дә юк иде, үлгәч, туганнары табылды. Акыллы булсалар, алар бу мирасны тыймаячак. Алар, җырлагыз, дисәләр, бөтен җырчы җырлаячак. Татар эстрадасында һәр җырчы репертуарының 50 проценты Әлфия апа, Илһам абый җырларыннан торачак. Ә сатып, судлашып йөрүгә калса, булмый. Менә минем Нияз Акмал сүзләренә язылган көчле бер җыр бар. Нинди сүзләр, нинди мәгънә анда! Шуны төшереп калдырдым. Чөнки каяндыр кызы килеп чыкты. Җырларга, шигырьләрен дөньяга чыгарырга рөхсәт юк. Әгәр автор, үзе минем иҗади мирас шушы кешегә кала, дип, үзе язып калдырмаган булса, аларны халыкка чыгарырга кирәк. Бу җәһәттән сәнгатьтә җайга салынасы эшләрнең әле башы да күренми. Әле безнең күрәчәкләр, җырлар өчен судлашып йөрүләр алда.

– Бу эш белән кем шөгыльләнергә тиеш соң?

– Менә без бер оешма төзедек. Мин – аның гамәлгә куючысы. Ул авторлык хокукын саклау буенча эш алып барачак. Бу мәсьәләдә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәменә өметләнәм. Аның рәисе  Марат Готыф улы Әхмәтов – татарның мәнфәгатен дә, кадерен дә белә торган шәхес. Әмма безнең оешма – яңа оешма, аңа каршы төшүчеләр дә булачак, дип уйлыйм. Беренче теләгем, Әлфия апа белән Илһам абый репертуарына кагылышлы кешеләрне чакырып, әлеге мирасны алардан сатып алу. Чөнки ул – татар милләтенең хәзинәсе. Шулай итсәк, Филүс Каһировның репертуары да әлеге җырлардан торачак, башкаларныкы да. Мин дә шуларны җырлаячакмын. Бүген мин Илһам абыйның бер җырын булса да җырларга куркам, чөнки законнары шундый: 20 җырның 19ына автор рөхсәте булып, 20 нчесенә булмаса, безне ач калдырачаклар. Зөлфия (Әлфия Авзалованың кызы. – Ред.) каршы булмас дип уйлыйм. Чөнки ул – төпле, фикерле кеше. Аның, нинди генә булса да, һәр фикере ихтирамга лаек, чөнки әнисен ахыргы көннәренәчә карады. Аның хакы бар, әлбәттә, әмма ул хокукны да дәүләт тарафыннан рәсмиләштереп була. Чөнки Әлфия апа белән Илһам абый хәзер дә милләткә хезмәт итәргә тиеш. Юкса, хәлләребез аяныч. Өч нота язалар да, сүзләре – минеке, көе – минеке, акча түләмим, диләр. Түләмәс өчен, әллә нинди мәгънәсез җырлар башкаралар. Аларны да аңларга була. Әле концертың бетеп тә җитми, сәхнә артына полиэтилен пакетларын тотып, РАОдан өч хатын килеп баса. Артист үзе бара, үзе оештыра, командасын үзе ашата, аның, әлбәттә, тапкан малын, тамагы белән эшләп алган акчасын бүлешәсе килми. РАО оешмасы исә, акчаны җыя да, Мәскәүгә җибәрә. Авторга, процентларын каергач, кире әйләнеп кайткан суммасы аз була. Без бу өлкәдә тәртип салырга әзер һәм риза.

– Мәдәният министры киңәшчесе һәм Президент каршындагы мәдәният мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы буларак, эстрада алдында торган төп проблеманы атасагыз иде.

– Барыбер дә дәүләт тарафыннан цензура кирәк. Җырларга теләгән бөтен кеше дә сәхнәгә менәргә тиеш дигән сүз түгел. Җырчы җаваплылыгы дигән төшенчәне кире кайтару зарур. Иң аянычы – миллилекне югалта барабыз. Әйтик, җырчыны үземә эшкә алам икән, аның репертуары, киенү рәвеше, тәртибе өчен мин җаваплы. Кызганыч, мәдәният гомере буе «калса, мәдәнияткә булыр» принцибы буенча яшәде. Ә бит киресенчә булырга тиеш. Мәдәнияте булмаса, халык та юк.

Әйтәм бит, эшлисе эшләр шактый, шуңа безгә комиссия генә түгел, шушы юнәлештә эшли торган аерым бер министрлык кирәк.

– Без – үзебез шундый пошмас милләтме, әллә шушы хәлгә китереп җиткерделәрме?

– Бу  10 гына ел, 20 генә ел, 50 генә ел барган сәясәт түгел. Шул ук вакытта бер әйтеп, бөтен нәрсәне үз урынына куйган милләтләр бар. Без бит – бер миллион гына түгел, без берничә миллионга җиткән халык! Безне диаспора дип карарга ярамый. Без – ил! Миңа калса, без үзебез гамьсез. Коръән буенча әйткәндә, битарафлык – үзе гөнаһ. Гафләт баскан безне. Менә шушы гафләттән котылырга кирәктер дип уйлыйм. Әйтәм бит, кулымнан килсә, милләтне саклау буенча тулы бер институт, министрлык төзер идем. Россиянең тотрыклылыгы Татарстан, Башкортстан кебек ныклы республикаларга бәйле.

– Продюсерлар берлеге төзер идегезме соң?

– Күптән төзисем килә, ләкин мин бит әле эшли торган артист. Кем эшсез – шул берлекләр, бердәмлекләр төзи. Продюсер димәктән: бу өлкәдә иң арзанлы, иң мәгънәсез алымнар – Татарстанда. Ә рус эстрадасында хәлләр башкача. Анда продюсер җырчының репертуары, зәвыгы, килеш-килбәте һәм башка бик күп вак мәсьәләләр өчен дә җаваплы. Ул бик зур нәрсә, аны чүп-чарга әйләндерергә ярамый. Ике-өч кеше җыелып, үзара вәкаләт бүлешүгә генә корыла торган нәрсә түгел ул. Киңәшләшеп эшләнә торган эш. Сайлау, сайлап куелу дигән нәрсә бар. Мин башка өлкәгә кысылмыйм, ә менә милләт өчен нәрсә кирәк, татар җырын саклау өчен нәрсә кирәк – анысын яхшы беләм. Шуның өчен укыдым һәм шуның өчен укытам.

– Сез Филүс Каһиров иҗатын һәрвакыт бик югары бәялисез. Моның сере нәрсәдә?

– Филүс – безнең  беренче номерлы җырчы, ул – эталон. Әмма Филүстән ун тапкыр түбәнрәкләр үзләрен аңардан югары куя. Менә бу тагын шул ук калыпсызлык бәласе инде. Сәнгать бер калыпка керсә, тамашачы да калыпка керер иде. Сертификат, лицензия, маршрут кәгазе – тәртипкә салуның ысуллары. Тәртип кирәк. Сәхнә тотучы кайберәүләрнең халыкны мишәрләргә, типтәрләргә бүлүенә дә мин каршы. Без – татарлар! Без – бөек халык! Менә шуны һичкайчан хәтердән чыгарырга ярамый, бүлгәләнү, бүлгәләргә тырышу беркайчан да юньлегә илтми. Халык артистның һәр сүзен чынга ала. Шуңа күрә калып кирәк. Программаны да раслату кирәк. Бер тапкыр программаны худсовет алдында тапшыр да, йөр ел буе рәхәтләнеп. Бернинди куркыныч юк бит. Әйтик, бүген Салават Фәтхетдиновның худсовет алдында беренче концерты, дип игълан итсәләр, халык кызыксынып киләчәк. Иртәгә Илсөя Бәдретдинова, аннары башкалары булачак. Халык киләчәк. Ул бит – беренче концерт, яңа программа. Кая барасың – анысын да хәл итәргә кирәк. Кайчак бер шәһәргә бишәр төркем килеп төшә. Ул бер татар бит инде, аннары кайсына зал тула, кайсына тулмый. Талаш, үпкәләш китә. Маршрут биреп җибәрсәң, бу хәл килеп чыкмаячак бит. Әйтик, Самарада 5–6 артист эшли, Нижневартовскида берәү дә юк. Бу эштә контроль дәүләт тарафыннан булырга тиеш. Лицензия сатып алу да артык булмас. Хәзер нәрсә генә кыланмый җырчылар, сәхнәгә исереп чыгу да бар. Бу татарга хас күренешме? Башка сыймаслык хәл бит. Бер тапкыр шундый хәлдә эләкте икән, лицензиясен алып тор. Дәвалангач чыгар сәхнәгә. Тамашачы бит исерек карарга килми, ул анда ял итәргә бара.

– Үз шәкертләрегез өметләрегезне аклыймы, әллә кайберләре кызарырга да мәҗбүр итәме? Аерым алганда, Данир Сабиров иҗаты сезне сөендерәме, көендерәме?

– Данир – бик талантлы артист. Ул бик шәп юморист, көчле импровизатор. Ул җырчы буларак азрак чыгыш ясасын, күбрәк пародиягә урын бирсен дигән теләгем бар. Ул солист җырчы түгел, ул – юморист. Җырчыга караганда, күбрәк биюче. Мин аның барыбер күбрәк юмор өлкәсендә калуын теләр идем. Ә инде Рифат Зарипов юморны да, җырлауны да бертигез алып бара ала. Иң үкендергәннәре – Ландыш Хуҗиәхмәтова (Ләбибә), Айгөл Сәгынбаева. Шундый тавыш, шундый моң белән югалдылар. Укытканда, кызларга шаярып әйтә торган сүзем бар иде: сезнең бурыч – «удачно» кияүгә чыгу. Әллә шаярып әйтеп, үзем дөньяны бутадым: кияүгә чыгалар да, харап булалар. Хатын-кызга, син матур җырлыйсың, кияүгә чыкма, дип әйтеп булмый бит инде. Аңа тормыш кору ир кешегә караганда ун тапкыр авыррак. Без бит хатыннарны алабыз, кызлар чыгалар. Алмасаң, чыгып булмый бит. Шуңа күрә аңа сәнгатьтә бигрәк тә авыр. Я аның ире бу өлкәдә эшләвенә риза булырга тиеш, я бу өлкәдән китәргә кирәк. Кич белән кайтып, талашып яши торган профессия түгел бу. Әйтәләр бит, өйдә я ике артист булсын, я бер дә булмасын, дип. Ул бик дөрес. Артистны артист кына аңлый.

– Гаилә – сезнең өчен нәрсә ул?

– Мин балаларны тәрбияләүдә әллә ни катнашмадым. Гомерем гастрольдә үтте. Әмма барыбер мин алар өчен авторитет булдым. Мин алардан бер генә нәрсә таләп иттем: күңелемне сындырмасыннар. Баланың ата-ана күңелен сындырырга бөтенләй хакы юк. Әгәр ул шуны эшли икән, димәк, анда өмет юк. Тормышта төрле хәлләр була, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Әмма һәр нәрсәне аңлашып хәл итеп була. Безнең өйдә шулай куелган: ял көннәрендә барыбыз да бергә җыелабыз. Балалар, оныклар, килен-кияүләр безгә килә. Бу – шундый тәртип, шундый кагыйдә.

– Әниегез янына кайтып йөрисезме?

– Әнигә – 92 яшь, авыр инде аңа, җанкисәккәемә. Инде дүрт елдан артык урын өстендә. Ул энекәш тәрбиясендә яши. Мин мөмкинлегем булганда кайтырга тырышам. Янына килеп ятам да сөйләшәбез. Кунып китсәм, шатлана, көнендә китсәм, борчыла. Көнгә бер мәртәбә «Ватсап»тан сөйләшергә өйрәндек. Бүлмәсенә камера да куйдык, кайчан телим, шунда карап, хәлен беләм. Иң авыры – караган кешегә. Бер нишләп тә булмый инде. Әни – исән, ул исән булгач, мин – бала. Миңа гыйнварда 63 яшь тула, мин – әле дә бала, Аллага шөкер.

– Күңелегезне аңлар кешеләр күпме?

– Аллага шөкер, минем тирәмдә йөргән дистәләгән кешедән котылдым. Дус дип әйтергә ярамый аларны, яхшы танышлар дип әйтик. Ә чын дуслар күп булмый. Ул я бер, я бер ярым була. Икәү булса, алар бергә кушылып, миңа каршы эшли башлыйлар. Мин башта аны аңламый идем, хәзер төшендем. Инде шушы ук сүзләрне улым Рөстәмгә әйтәм, зирәк булырга өйрәтәм.

– «Ак барс» командасының быелгы уеннары турында ни әйтерсез? Җиңүгә ирешү мөмкинме? Төп ялгыш нәрсәдә булды?

– Быелгы сыман «Ак барс»тан өметне өзгән юк иде. Мондый оятлы хәлдә беренче ел. КХЛ ачылганнан башлап, өч тапкыр Гагарин Кубогы алган команда болай итеп үз республикасыннан көләргә тиеш түгел. Мин ярыш карарга даими барам, җиңеләселәрен белеп барам. Борчылмыйм да, соңгы вакытта гел җиңелсеннәр иде, мин әйтәм. Ни өчен: бер җиңеп, бер җиңелеп барса, бер нәрсә үзгәрми. Җиңелгәч, ахыргача җиңелегез дә инде, плей-оффтан төшеп калыгыз да, аннан соң, бәлки, состав үзгәрер, икенче караш булыр. Беткәч, бетсен генә инде.

Мин команданың системасыннан канәгать түгел. Әйтик, спортчы белән төзелгән фәлән миллион сумлык контракт. Ул, җиңелсә дә, шушы акчаны ала, җиңсә дә. Нәрсәгә борчылсын соң ул? Без – ун мең татар борчылып, акырып, елап утырабыз, ул борчылмый. Ә инде, җиңсәгез, шуның чаклы аласыз, җиңелсәгез, шул чаклы, дисәләр, бөтен системасы үзгәрәчәк.

Әле шушы көннәрдә генә Зиннәтулла Билалетдинов яңадан «Ак барс»ка кайтты. Моңа шатлануымның иге-чиге юк. Күңелем тынычлык тапты, киләчәккә өмет артты.

– Безнең халыкта спортны аңлау бармы? Рөстәмне спортчы буларак таныйлармы?

– Рөстәм автоспорт кагыйдәләрен яхшы аңлый. Әгәр сине яратмыйлар, синнән куркалар икән, димәк, сине спортчы буларак таныганнар. Рөстәм сер бирми. Аның спортка кереп китүе ир-егетләрчә тәрбия алсын, чыныксын дигән теләктән башланды. Җиңү бер нәрсә, җиңелергә дә өйрәнсен, вакытында китә белсен. Минем өчен иң шатлыклы вакыйга – аның 20 яшендә тренер хезмәтенә алынуы. Ул Грозный шәһәрендә балалар белән шөгыльләнә. Балалар үзләре аны сайлаганнар. 20 яшьлек тренер тарихта юктыр, мөгаен. Горурланам. 12 яшендә, юниорлар арасында җиңә башлаган иде, 17 яшендә зурлар арасында чемпион булды. Быел ике алтын, бер көмеш медаль яулады. Андый спортчылар бик сирәк. Әмма барыбер ул спортны хобби буларак кабул итәргә тиеш. Белем алырга, укырга кирәк.

– Соңгысы итеп сезгә фәлсәфи сорау: без әле кая барабыз?

– Бу – иң авыр сорау. Моңа җавап бирер өчен кимендә 100 ел артка чигенергә, һич югы 10 ел алга барып фикер йөртергә кирәк. Без кем идек – без кем булдык? Шушы сорау җавап булыр кебек. Мин бер нәрсәгә генә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата. Кайчан да булса татарның кирәклеген, татарның зирәклеген аңларлар. Без  тырыш, без булган, без – моңлы, итагатьле милләт. Дөрес кылмаган гамәлләребезне вакытлыча ялгышлык дип исәплим.

Гөлинә Гыймадова


ЭКСКЛЮЗИВ | Салават Фәтхетдинов белән зур әңгәмә: «Мин бер нәрсәгә генә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү