IX “Яшь профессионаллар” чемпионатында Татарстан командасын 163 конкурсант тәкъдим итәчәк

25-29 августта Уфада илкүләм IX “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс) чемпионатының финалы узачак. АндаТатарстан командасын 163 конкурсант тәкъдим итәчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге чара алдыннан һөнәри осталык бәйгесенең республика җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. 6-7 августта конкурсантлар өчен һөнәри осталыкны үстерү буенча җыеннар үтә. Анда төрле чаралар, мастер-класслар оештырыла.
Уфада 16-25 яшькә кадәрге урта һәм һөнәри уку йортлары студентлары – 105 һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары 51 юнәлеш буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Төзелеш, мәгълүмат технологияләре, хезмәт күрсәтү, транспорт, логистика, белем бирү һәм башка өлкәләрдә сыналачаклар. Финалда 1800 конкурсант чыгыш ясар дип көтелә. Шуларның 600е – мәктәп яшендәгеләр. Татарстаннан 71 юниор катнашачак. Татарстан җыелма командасы 126 юнәлештә медальләр өчен көрәшәчәк. Аларның эшен 2000 белгеч бәяләчәк.


Фикер өстәү