Рөстәм Миңнеханов «Архипелаг-2023» пилотсыз авиация ярышлары призерлары һәм экспертлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Архипелаг-2023» проект-белем бирү интенсивы кысаларында узган пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышлары призерлары һәм экспертлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Пилотсыз авиация буенча ярышлар Новосибирскида 2023 елның 28 июленнән 7 августына кадәр узган. Анда 85 субъекттан 1600 конкурсант катнашкан. Татарстан җыелма командасында КНИТУ-КАИның  Инженерлык лицей-интернатыннан, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжыннан, Лаеш техника-икътисади техникумыннан һәм Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумыннан 14 укучы һәм студент катнашкан. Республика вәкилләре 22 дисциплина буенча 13 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль яулаган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасының чыгышын югары бәяләде. «Без сезнең уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз. Һәр медаль җитди конкурентлык шартларында алынган. 85 төбәктән 1600дән артык катнашучы, көчле командалар булган. Ләкин шуңа карамастан, сез бик лаеклы чыгыш ясадыгыз. Без яңа җиңүләрегезне көтәбез һәм сезгә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез», — диде ТР Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте. «Роберт Уразовка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул безнең республикага ярыш һәм һөнәри компетенцияләр ягыннан күп өлеш кертте. Без бергәләп Ворлдскиллс юнәлешен үзләштердек һәм 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча иң яхшы дөнья чемпионатын үткәрдек. Минем уйлавымча, Ворлдскиллс эшләнмәләре сезнең нәтиҗәләргә уңай тәэсир итте. Без бу эшне системалы рәвештә дәвам итәргә тиеш дип саныйбыз», — дип өстәде республика Рәисе.

Роберт Уразов үз чиратында хәбәр иткәнчә, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча пилотсыз авиация буенча ярышлар ел саен үткәреләчәк. «Бүген бу илдә дә, дөньяда да иң тиз үсә торган тармак. Ярышлар барышында сез бик файдалы тәҗрибә алдыгыз дип ышанам. Пилотсыз авиация өлкәсендә карьера бүген иң перспективалысы. Ул күктә генә түгел, ә программалаштыру, яңа материаллар — киләчәк икътисадын булдырачак барлык нәрсәләр буенча күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә», — диде Роберт Уразов.

Казанның 6 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Булат Нургалиев — югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яшь пилотсыз очу аппараты операторы. Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә ул 11 яшеннән пилотсыз авиация белән мавыгуы турында сөйләде. Шул ук вакытта ул үзе беренче дроннарны җыя башлаган. «Мин пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча компетенциядә катнаштым. Бу хәзерге хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган иң катлаулы компетенцияләрнең берсе. Хәзер үк миңа төрле федераль компанияләрдән хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр килә, әмма минем киләчәк планнарым Татарстан белән бәйле», — дип хәбәр итте яшь спортчы.

Республика җыелма командасы тренерларының берсе — Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы белгече Марсель Нургалиев. Ул командага ярдәм итү һәм күнегүләр өчен уңайлы шартлар булганы өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү