Олимпиадаларда җиңүче мәктәп укучылары 1 миллион сумга кадәр акча алачак

Республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүче мәктәп укучыларына акчалата түләүләр каралган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова сөйләде.

– Россия дәрәҗәсендә халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр – 1 млн сум, көмеш медаль ияләре – 500 мең, бронза медальгә лаек булучылар 400 мең сум акча алачак, – диде Минзәлә Закирова.

Республика олимпиадаларында җиңү өчен мәктәп укучыларына 10 мең сум түләячәкләр. Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр исә 200 мең сум, ә призерлар 100 мең сум алачак.
Моннан тыш, 2023 елда медалистлар һәм йөз балл җыючылар өчен КФУга кергәндә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

– Бу ярдәм алга таба да дәвам итәчәк, чөнки без талантлы балаларның республикада калуын һәм аларга ихтыяҗ булуын телибез, – диде министр урынбасары.


Фикер өстәү