Татарстанда республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этаплары башлана

9 ноябрьдән Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олимпиада республиканың 24 гомуми белем бирү предметы буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында, шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты буенча туган тел мәктәпләрендә укучылар өчен, (чуваш, удмурт, мари, мордва) һәм әдәбияты, туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты һ.б. буенча үткәреләчәк.

Рус, инглиз телләре һәм математика буенча мәктәп укучылары 4 сыйныфтан, ә тормыш иминлеге нигезләре буенча — 3 сыйныфтан катнаша ала.

Олимпиаданың муниципаль этабы 21 декабрьдә тәмамлана. Шуннан соң 2023/2024 сезоны мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында катнашучыларның исемнәре билгеле була.

2022/2023 уку елында республика һәм бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 79 меңнән артык укучы катнашты. Узган этапта 35 меңнән артык җиңүче һәм призер булды. Татарстанның 470 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына үтте, шуларның 251е медальләр яулады, шулай итеп Татарстан Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урында, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү