Азиянең көньягыннан бик куркыныч вирус тарала башлаган. Россиядә дә бу чирнең тәүге очраклары теркәлгән

Россиядә бик хәтәр вирус йоктыруның тәүге очраклары теркәлгән. Бу хакта “КП” яза.
Яңа вирус “Гонконг гриппы” дип атала. Чир белән йогышлануның бер очрагы Орел өлкәсендә ачыкланган. Төмән өлкәсендә бер олы кеше һәм ике бала чирләгән. Роспотребнадзорның Төмән өлкәсе буенча идарәсе моны рәсми төстә раслаган. Сырхауларның хәле турында хәбәр ителми. Шунысы мәгълүм: вирус йоктыручылар прививка ясатмаган булган.

Гонконг гриппы 1968 елда пәйда булган. Пандемия Көньяк-Көнчыгыш Азиядә башланып, бөтен дөнья күләмендә 1-4 миллион чамасы кешене гүргә керткән. А тибындагы вирус бигрәк тә 65 яшьтән узганнарны аямаган.

Чир билгеләре ОРВИ һәм хәтта коронавирусныкына охшаш: температура күтәрелә, коры ютәл барлыкка килә, томау төшә һәм баш авырта. Авыру билгеләре вирус йоктыруның 1-2нче көненнән пәйда була.


Фикер өстәү