Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайлады»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Дәрес Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә узды. Парламент җитәкчесе гимназистлар белән аралашты, Татарстан исемле күпмилләтле зур йортта милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның, туган телләрне саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Парламент дәресе проект эшчәнлеге рәвешендә узды. 11 “В” сыйныф укучылары республика буенча туристик юл күрсәткече әзерләгән иде. Биш команданың һәркайсы «Безнең йорт — Татарстан» проекты буенча бер юнәлешне эшләде: тарихи туризм (республиканың тарихи мирасы белән танышу), этнографик туризм (Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында хикәя), гастрономия туризмы (Татарстан халыклары кухнясы), «яшел туризм» (табигый объектлар белән танышу), гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, буыннан-буынга тарихи хәтер тапшыру мәсьәләләре белән бәйле туризм.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Людмила Зелепукина билгеләп үткәнчә, халыкның туган теле, гореф-гадәтләре гаиләдә ныграк саклана. «Гаилә — ул җиде «Мин» дигән сүз, ә республиканың күпмилләтле гаиләсендә без тагын да күбрәк: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, башкортлар, яһүдләр, соңгы халык санын алу буенча бездә 173 милләт вәкиле яши, – диде ул, – һәм барыбыз бергә Татарстан дип аталган зур йорт төзибез».

“Без Татарстан халыкларының бердәм тату гаиләсенең һәрбер кешесенә ышаныч һәм хөрмәт аша милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайладык, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, гимназистларга мөрәҗәгать итеп, – әлеге тынычлык һәм татулык республиканың күп казанышларының нигезен тәшкил итә, ә бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында күп күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора”.

Парламент җитәкчесе туган телләрне өйрәнүнең мөһимлегенә аерым тукталды. «Галимнәр ике һәм аннан күбрәк телләрне белгән кешенең акыл үсеше буенча шактый алга китүен исбатлады, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, — тел халыкның буыннар туплаган зур тәҗрибәсен тапшырырга сәләтле. Татарстан мәктәпләрендә без туган телне өйрәнү һәм саклау өчен бөтен шартларны тудырырга омтылабыз. Нәкъ менә шуңа күрә безнең чыгарылыш сыйныф укучылары рус телен — милләтара аралашу телен генә түгел, ә үзләренең туган телләрен — татар, чуваш, удмурт телләрен дә яхшы беләләр…»

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресендә эксперт буларак катнашты. Ул балаларга кызыклы проектлар өчен рәхмәт белдерде һәм аларга зур уңышлар теләде. Парламент дәресе кунаклары арасында шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов та бар иде.

Парламент дәресе алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин гимназия директоры Ольга Баклашова озатуында түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән танышты, шулай ук «Беренче театр» спектакленең тамашачысы булды. Ольга Баклашова билгеләп үткәнчә, гимназиядә чыгарылыш сыйныф укучылары советы актив эшли. Нәкъ менә гимназияне тәмамлаучылар укучыларны яңа идеяләр белән илһамландыралар һәм өстәмә белем бирү юнәлешләре җитәкчеләре булалар.

Утыз еллык тарихы булган 6 нчы гимназия — күп кенә бөтенроссия, республика һәм муниципаль конкурсларда җиңүче, «Татарстанның иң яхшы мәктәбе», «Сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәп», «Мәктәп — инновацияләр лабораториясе», «Уңышлы мәктәп», «Иң яхшы цифрлы мәктәп» һәм башкалар. Гимназия укучылары төрле дәрәҗәләрдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Хәзерге вакытта биредә 2 меңнән артык бала белем ала.

Мәктәп каршында «6 нчы гимназиянең Кар десанты» эзләү отряды (республикада барлыгы 6 мәктәп эзләү отряды бар), «Яшь археолог» түгәрәге (укучылар тарафыннан табылган борынгы артефактлар башкаладагы Археология музее экспонатлары була), «Манзара» театр студиясе, «Көмеш ладья» шахмат клубы, «Flash» бизнес-компаниясе эшли.

Парламент дәресләре 15-20 февраль көннәрендә Татарстанның Дәүләт Советы, Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында атна дәвамында үткәрелә. Парламентарийлар сайлау округларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә була, мәктәп укучылары белән әңгәмә кора, дәресләрдә экспертлар сыйфатында катнаша. Быел парламент дәресе республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Дәрес «Татарстан – уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип атала.

2021 елның 1 февраленнән парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгесе уза. Җиңүчеләрне апрель ахырында Дәүләт Советында бүләкләячәкләр.

Татарстанда беренче тапкыр парламент дәресе 2009 елда Дәүләт Советы инициативасы буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың мәгарифне үстерү институты катнашында узды. Шул вакыттан башлап проект ел саен гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү