Самавыр төбенә кем хуҗа?

Килешәсездер, һәр йортта өстәл янында һәркемнең үз урыны бар. Әле алай гына да түгел кайберебез: «Үз урыныма утырып ашамасам, тамагым туймый», – дип тә җибәрә. Минем дә бар шундый урын. Кухня өстәленең газ плитәсенә якын өлешендә ул. Дөрес, кайчакта бөтенебез дә өйдә булмаганда «кунакка» – өстәлнең каршы ягына да чыгып утырам. Анда инде ясаган, әзер чәйне эчәсе…

Бер көнне танышым килде дә, бергәләп, тәмләп чәй эчтек. Икебез генә калгач: «Һаман да самавыр төбен бирмисең икән», – ди бу. Минем берни аңламый карап торуымны күреп, көлеп җибәрде: «Бер дә ишеткәнең юк идемени? – ди. – Самавыр төбе ул – хуҗабикә урыны. Кухнядагы иң дәрәҗәле урын».

– Чәй ясый торган урын буламы инде? – дим. Әйе, ди бу. Һәм үзе ишеткән бер кызык хәлне сөйләде.

– Моннан күп еллар элек авылда иртән көтү куарга чыктым. Чыксам, күршеләребез ирле-хатынлы нәрсәдер әйткәләшәләр дә көлешәләр. «Иртә таңнан нәрсә бүлешәсез?» – дим. Ире әйтә: «Мин түгел, менә әни белән хатын көн дә иртән самавыр төбе бүлешәләр», – ди.

– Бүлешәбез шул, – дип сүзгә кушыла хатыны. – Әнинең бит инде күзләре юньләп күрми, әмма һаман, чәйне үзем ясыйм, дип самавыр төбенә утыра. Власте китүдән курка, миңа чәй ясатмый. Түгүенә ис китми, пешмәгәе дип куркам…

Уен-көлке белән әйткәләшкәндер инде алар, гомер буе бик тату яшәгәннәр иде, урамга сүз чыгармадылар. Әмма шуннан бирле без өйдәгеләр белән гел «самавыр төбенә хуҗа буласың килмиме?» дип көлешәбез…

Танышым сөйләгән бу беренче карашка вак-төяк кенә булып тоелган әйбер күңелемне шулкадәр биләп алды, кызыксына куйдым, башкалар бу хакта ни уйлый икән, мин әйтәм. Фикер сораган беренче танышым шаккатмады, киресенчә, үземне аптырашта калдырды. Бездә генә андый проблема юк икән, дип тә уйладым әле соңыннан. Ул да бу тема белән бик яхшы таныш булып чыкты.

– Әтинең әнисе гомер буе самавыр төбен бер кешегә бирмәде. Нәкъ син сөйләгәнчә, күзләре юньләп күрмәсә дә, чәйне гел үзе ясады. Аңа беркем каршы да килмәде, шулай тиеш дип кабул иттек кебек. Ярты чокыр чәй ясап бирсә дә, бездә беркем дә, чәйне мин ясыйм димәде, әни дә ул урынны беркайчан дәгъваламады. Чәй җитмәгән кеше, тагын берне ясап бир әле дип, сорасак-сорый идек, әмма беребез дә әбигә, ник ярты чокыр гына ясыйсың димәдек. Бары әбинең хәтере беткәч кенә чәйне әни ясый башлады. Менә шундый тәрбия алып үскән кызга – миңа, килен булып төшкәч, әнкәй: «Килен, чәйне син яса әле», – диде. Бик уңайсыз булды. «Әнкәй, чәйне үзең яса инде. Миңа кыен, синең урынны алган кебек», – дигәч, сөенә-сөенә, күп еллар чәйне үзе ясады… – диде ул.

Ә мин исә һаман да уйланам: өлкән кешегә чәйне кем ясау да шулкадәр мөһимме   икәнни?! Ясап эчертүче, бүлеп ашатучы гына булсын (пешерүне әйтмим дә инде) – кем ясаса, кем бүлсә дә барыбер булырга тиеш кебек бит. Алар инде гомер буе гаиләгә хезмәт итеп, бөтенесенең «көен көйләп» арыган булырга тиеш ләбаса. Юктыр, күрәсең. Көчең беткән саен кирәксезгә калудан курку, чәй ясап булса да, башкаларга файдалы булуыңны исбатларга омтылудыр бу. Картлык диләр шул аны. Без әле белмәгән, татымаган мең сер үзендә…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү