Узган елда Казанда 800дән артыграк гаилә социаль ипотека буенча торак алган

2020 елда Казанда торак программаларын тормышка ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 894 миллион сумнан күбрәк күләмдә акча җибәрелгән. Гомумән алганда, бер ел эчендә Татарстан башкаласында 1185 гаилә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 яшь гаиләгә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирелгән. Бу максатка 31 миллион сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш биш һәм аннан күбрәк балага ия булучы гаиләләрнең торак шартларын яхшыру программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2020 елда программада катнашучы дүрт гаиләгә барлыгы 20 миллион сумнан күбрәк сертификатлар бирелгән.
Республика социаль ипотека программасының 15 ел дәвамында гамәлдә булып килүе чорында Казанда барлыгы 30 меңнән артыграк гаилә, 2020 елда – 814 гаилә торак сатып алуга ирешкән. Узган елдан башлап, программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм программаны финанслаучы предприятиеләр хезмәткәрләре генә түгел, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кичерүче яшь гаиләләр дә программада катнаша ала. Шуның нәтиҗәсендә 45 гаилә торак сатып алуга ирешкән дә инде.


Фикер өстәү