Бәрәңге белән кишер кыйммәтләнгән

Россиядә яшәүчеләр бәрәңге бәясенең кинәт кенә артуын сизде, дип хәбәр итә РБК. “Росстат” мәгълүматларына караганда, 2021 елның 5 атнасында бер кило тамыразык бәһасе 2020 елның башы белән чагыштырганда 40 процентка үсеп, 30,9 сумга җиткән.

Кишер дә кыйммәтләнгән. Бу чорда бер кило яшелчә бәясе 37 сум тәшкил иткән (узган елның шушы чорында 27,5 сум булган, үсеш – 37 процент). Помидор хакы да үсеп, 173,6 сумга (20 процент), башлы суган — 27,8 сумга (10 процент), кыяр – 175,4 сумга (16 процент) җиткән. Бары тик кәбестә бәясе генә үзгәрешсез калган (килосы 21,4 сум).
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан аңлатуларынча, бәрәңге кыйммәтләнү узган елда һава шартларының бу культурага килешмәвенә бәйле. 2020 елда бәрәңге уңышы 2019 елдагыга караганда 11,3 процентка кимрәк кенә түгел, вак та булган. Әмма ведомствода аңлатуларынча, артыгын борчылырга сәбәп юк: июньдә яңа уңыш өлгерә башлауга, яшелчә бәясе арзанаячак.
Кишернең кыйммәтләнү сәбәбе исә, 2019 елда артык күп җитештерелгәнлектән бәясе нык кына төшү аркасында 2020 елда аны азрак утыртуга бәйле.


Фикер өстәү