Республикада кыяр, кишер һәм йомырка бәясе арткан

Республикада 27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәрге атнада кыяр, кишер һәм йомырка бәясе арткан.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, кыяр бәясе 10,62 процентка артып, килосы 140,67 сумга җиткән (20–28 ноябрьдә 9,71 процентка кыйммәтләнгән булган). Икенче урында – кишер. Яшелчә хакы 5,16 процентка күтәрелеп, килосы 29,45 сум булган. Йомырка исә янә 5 сумга (4,28 процентка) кыйммәтләнеп, дистәсе 104,15 сум тәшкил иткән. Шулай ук каймак, банан, башлы суган, бәрәңге, кара чәй, икмәк кебек ризыкларның бәясе 1,2% чамасы үскән.

Бәясе төшкән продуктлар арасында исә помидор – беренче урында. Ул 5,89 процентка арзанаеп, килосы 175,56 сумга калган. Моннан тыш, шикәр комы, тары ярмасы, карабодай хакы кимегән.


Фикер өстәү