“Авыл хуҗалыгы тармагына эшчеләр җитми”

Урып-җыю сезоны вакытында ике айга 450 мең сум хезмәт хакы алучы комбайнчылар бар. Тик аңа карамастан, аграр тармакта кадрлар кытлыгы зур. Бу хакта журналистлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы министр урынбасары Рафаэль Фәттахов хәбәр итте.

–Егетләребез хәрби операциягә дә, юл төзелешенә дә китте. Шуңа күрә кадрлар кытлыгы тагын да артты. Эшчене җәлеп итәргә теләгән хуҗалык җитәкчесе аның өчен бөтен шартларын булдырырга тиеш. Механизаторлар өчен яхшы шартлар, заманча технологияләр, әйбәт хезмәт хакы бар икән, берәүнең дә читкә китәсе килмәс. Механизатор әледән-әле алышынып торгач, техника да тиз туза. Запас частьларга тотыласы акчаны хезмәт хакына түләсәләр, отышлырак булыр иде, – диде Рафаэль Фәттахов.


Фикер өстәү