Татарстан Президенты Буа районына эш сәфәрендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Визитның төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы һәм урыннарда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Эш сәфәре барышында аны Татарстан Республикасы вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Урып-җыю эшләренең агымдагы нәтиҗәләре турында Рөстәм Миңнехановка механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары белән очрашуда сөйләделәр. Быел язгы һәм көзге культуралар өчен 58 мең гектар җир бүлеп бирелгән иде. Кичә аграрчылар 51% мәйданны җыеп, экваторга күчте — 30 мең га мәйданда барлыгы 125 мең тонна ашлык алынган. Район буенча уртача уңыш — 42 ц / га.

«Хәл яхшы, күтәренке кәеф белән эшлибез. Урып-җыю кампаниясендә 152 берәмлек комбайн эшли. Быел техника паркы шактый яңартылды: тагын 65 яңа авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынды», — дип хәбәр итте Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов.

Район җитәкчесе сүзләренә караганда, терлекчелек өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә. Бүгенге көндә 22,6 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 6,3 меңе – савым сыерлары. Агымдагы елның 7 аенда 19,3 мең тонна сөт савылган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Буа районының урып-җыюда актив эшләвен билгеләп үтте. Җыелган бөртеклеләрнең тулай күләме буенча муниципалитет республика лидерларының берсе булып тора. «Район яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу юнәлешендә дә актив. Элегрәк без коллегалар белән аралаштык, паркны алга таба яңарту ниятләре бар иде. Искәртик, «60 ка 40″ программасы дәвам итәчәк», — дип өстәде министр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ел коронавирус пандемиясе фонында катлаулы икътисадый хәл булу белән аерылып тора. «Шуңа да карамастан, без билгеләнгән барлык планнар һәм программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада яңа шартларда эшләргә өйрәндек инде. Шул ук вакытта ул халыкны Роспотребнадзорның барлык таләпләрен игътибар белән үтәргә өндәде. «Коронавирус беркая да китмәячәк, ул һәрвакыт янәшәдә булачак. Шуңа күрә бик тәртипле булу, социаль дистанцияне үтәү һәм шәхси саклану чараларын куллану сорала. Куркыныч янавы турында онытырга ярамый. Үзегезне саклагыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты Буа шәһәр судының яңа бинасында булды. Бинада масштаблы реконструкция үткәрелде. Судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре барлык кирәкле хезмәт урыннары һәм суд утырышлары заллары белән тәэмин ителгән. Куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, заманча цифрлы саклау-янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системалары һәм янгын сүндерү комплексы каралган. Суд утырышлары залларының барысы да видеоконференцэлемтә һәм аудиопротоколлау системалары белән җиһазландырылган. Залларда һәм гомуми кулланылыштагы урыннарда ультрашәмәхә бактерицид лампалар урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр суды хезмәткәрләрен яңа бинага күчүләре белән котлады. «Биредә персонал өчен дә, килүчеләр өчен дә бөтен кирәкле шартлар бар. Сезгә дәүләтебез һәм республика иминлегенә уңышлы эшләвегезне телим. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», — дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Аннары Татарстан Президенты «Импульс» универсаль спорт залын карады. Объект республика бюджеты хисабына төзелгән. Беренче катта күнекмәләр өчен, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар өчен мәйданчыклар урнашкан. Югарырак катта тренажер залы, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр бар. Яңа спорт объектында килүчеләр белән 8 югары квалификацияле тренер шөгыльләнәчәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада җитди спорт базасы бар, шул ук вакытта боз сарайлары, бассейннар, универсаль спорт мәйданчыклары Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында төзелә. «Республикада барлыгы 11 меңнән артык спорт объекты исәпләнә. Шуның аркасында республика халкының яртысы спорт һәм физкультура белән актив шөгыльләнә. Бездә спорт инфраструктурасын үстерү эре шәһәрләрдә генә түгел, ә авыл районнарында да алып барыла. Бүген Буада без дөнья дәрәҗәсендәге яңа спорт объектын карадык», — дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел республикада 4 ябык футбол манежы сафка кертеләчәк. «Бездә җәй кыска, без барыбыз да футбол турында уйлыйбыз, әмма бразилиялеләр белән ярышу өчен яңа эш алымнары кирәк. Без Исландия тәҗрибәсен өйрәндек, алар ябык манежларда шөгыльләнәләр һәм зур турнирларда уңышларга ирешәләр. Татарстан да дөнья спортында лаеклы чыгыш ясар дип өметләнәбез», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү