Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыюның барышын бәяләде һәм яңа сөт комплексында булды

Бүгенге көндә төп бурыч – бөртеклеләрне сыйфатлы һәм оператив җыеп алу. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре барышында хәбәр итте. Визиты кысаларында аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Вахитов авылы янындагы басуда Рөстәм Миңнеханов Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының урып-җыю кампаниясендә катнашучы комбайнчылары һәм механизаторлары белән очрашты. ТР Президенты эш шартлары, техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш турында фикер алышты. «Хәзер басуларда иң киеренке вакыт. Быел уңыш яхшы, аны мөмкин кадәр тиз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу мөһим. Сезнең хезмәтегез бик катлаулы, без моны бәялибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук комбайнчыларның хезмәт хакы күләме белән дә кызыксынды. Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелеге сүзләренә караганда, бер сезонда хезмәткәрләр 250 мең сумга кадәр акча эшләп алалар.

Район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр иткәнчә, район буенча бүгенге көнгә 45% мәйданда игеннәр суктырылган. Барлыгы 35 мең гектарны җыеп аласы бар, шул исәптән ашлык кукурузын да. Бүгенге көнгә 65 мең тоннага якын уңыш җыелган (арпа, арыш, борчак, тритикале һәм көзге бодай), уртача уңыш — 42 ц/га. Басуларда 88 берәмлек техника эшли.

Шул ук вакытта көзге культураларны чәчү өчен туфрак әзерләү дәвам итә. Чәчүнең планлы мәйданы – 5 мең га, Барлык орлыклар, ашламалар һәм техника өчен ягулык җитәрлек күләмдә бар.

Сергей Димитриев районда терлек азыгы үзәкләрен үстерү буенча актив эш алып барыла, дип өстәде. Бурыч – һәр җирлектә терлек азыгы үзәкләре булдыру. Бүгенге көндә районда 40 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән – 14 мең баш савым сыеры. Якындагы елларда сыерларның баш санын 20 меңгә җиткерү һәм сөт җитештерүне тәүлегенә 500 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла.

Марат Җәббаров Кукмара районының авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында 9 нчы урынны алып торуын билгеләп үтте. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм грантлар буенча актив эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының агросәнәгать комплексы үсешен югары бәяләде. «Сез күп юнәлешләр буенча үрнәк булып торасыз. Авыл хуҗалыгында да, эшкуарлык өлкәсендә дә. Иң мөһиме – җыелган темпны киметмәү. Кукмара районында актив, хезмәт сөючән кешеләр яши. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Чура авылындагы «Монокорм» АХК сөт паркында булды. Объект «Туган авылны торгызачакбыз» муниципаль программасы кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга юнәлдерелгән. Комплекс быел файдалануга тапшырылган. Ай саен чиста табыш 1 млн. сумга җитә. Барлыгы 6 корпус төзелгән, аларның һәркайсы 24 сыерга исәпләнгән. Барлык сыер абзарлары да «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары тарафыннан арендага алынган.


Фикер өстәү