«Авыл ипотекасы» программасы чикләнмәгән вакытка озайтылды

Премьер-министр Михаил Мишустин «Авыл ипотекасы» программасының озайтылуы хакында хәбәр итте. Ул быел туктатылыр дип көтелгән иде, дип яза «Российская газета».

«Хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Моннан соң авыл халкы курыкмыйча йорт сатып алу яки төзү өчен кредит рәсмиләштерә алачак, — диде Хөкүмәт башлыгы. Бу турыда ул «Среда для жизни» форумының пленар утырышында әйткән.
Программа кысаларында кредит ставкасы элеккечә – 3 проценттан артмый, дигән Мишустин.


Фикер өстәү