Марат Җәббаров: Татарстанда урып-җыю кампаниясе катлаулырак чорга күчте

Татарстан Республикасында 3,3 млн тонна ашлык суктырылган. Урып-җыю кампаниясе икенче, катлаулырак фазага күчте. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урып-җыю капманиясенең беренче яртысы оешкан төстә уза. Татарстанда 838 мең гектар мәйданда ашлык җыелган, бу 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда 206 мең гектарга күбрәк. 3 млн 225 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш күләме — бер гектарга 38,7 центнер. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,5 центнерга күбрәк.

«Без икенче, күпкә катлаулырак фазага күчтек. Мул явым-төшемнәрдән соң кайбер басуларда игеннән егылды, мәйданның бер өлеше бозыла», — дип сөйләде Марат Җәббаров. Аның сүзләренчә, хәзер иң мөһиме — урып-җыюның югары темпларын саклау, өстәвенә синоптиклар киләсе атнада кояшлы һава торышы булачак дип фаразлый. Кайбер хуҗалыклар якын арада урып-җыюны төгәлләячәк.

«Эш күләме зур булган хуҗалыкларда ирекле комбайннарны җәлеп итү турында килешергә кирәк», — диде министр. Идел алды зонасында Тәтеш районы (54,3 ц/га) һәм Буа районнары (41,9 ц/га) алдынгы булды. Көнбатыш Кама аръягында иң зур уңыш Норлат (44,4 ц/га) һәм Спас (40 ц/га) районнарында булган. Көнчыгыш Кама аръягында Зәй районы беренче, монда бер гектарга 59,9 центнер ашлык туры килә. Зәй районы республика буенча да алдынгы.

Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында Азнакай районы алдынгы — 45 ц/га. Бу зонада исемлекне 31,6 ц/га уңыш белән Бөгелмә районы төгәлли. Кама алды зонасында иң зур уңыш Кукмара һәм Мамадыш районнарында булган. Монда бер гектардан 45 һәм 42,2 центнер ашлык суктырылган, диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда башка төрдәге кыр эшләре дә башкарыла, уҗым культураларын чәчәләр. Республикада 2021 ел уңышы өчен якынча 540 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырылган, аларның 132 мең гектарын уҗым бодае, 405 мең гектарын бодай һәм 4 мең гектарын тритикале алып тора. Күпчелек хуҗалыкларда уҗым культураларын чәчү башланган инде. Аны 5 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк, диде министр.

/Татар-информ


Фикер өстәү