Татарстан игенчеләре урып-җыюга керештеләр, дип язсак, бераз иртәрәк булыр әле, ләкин районнар инде тулы әзерлектә. Хуҗалыкларда комбайннарның һәм ашлык ташу транспортының уракка әзерлеге тикшерелеп бетте диярлек.
Кайсыдыр районнар сынау өчен ашлык суктырып карый, кайсыларыдыр яңгырлар туктавын көтә, кайсыларында игеннәрнең тиешле дәрәҗәдә өлгереп җитүе кирәк. Республика игенчеләре быел нинди уңыш фаразлый? Урып-җыюга кайчан чыгарга ниятлиләр? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул хакта белеште.
Ныклап торып уракка төшмәсәләр дә, ашлык суктырып караган районнар бар. Лаеш районының “Волжская” җәмгыятендә, мәсәлән. Җомга иртәнге якта яңгыр явып, эшне төштән соңга күчерсә дә, бер комбайн “Скипетр” сортлы көзге бодайны урып карады. Хуҗалыкның баш агрономы Равил Сафиуллин суктыруның сыйфатыннан канәгать калган. Аның әйтүенчә, кырның әлеге кишәрлеге биегрәк урында урнашкан, шуңа күрә биредә игеннәр дә башка урыннардагыга караганда иртәрәк өлгерә, бөртекләр тиешле катылыкка җиткән.
Хуҗалык җитәкчесе Илнур Шәйхразиев әйтүенчә, быел алар бер гектардан 30 центнерлап уңыш җыеп алырга өметләнә. Районда көзге культуралар 10,5 мең гектар мәйданда чәчелгән.
Гадәттә, башка елларда уракка беренчеләрдән булып, зәйлеләр төшә торган иде. Алар быел да сынатмаган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев әйтүенчә, шушы көннәрдә игенчеләр 655 гектар мәйданда үсә торган көзге бодайны суктырырга керешкән.
– Көзге бодайның “Альмера” сорты башкалардан бер атнага иртәрәк өлгерә. Шуңа күрә кичә бер агрофирмада ике бүлекчәдәге бодайны ега башладык. Бүген сугарга чыктык. Кичә бер комбайн Сәвәләй басуындагы көзге бодайның “Скипетр” сортына чыгып карады. Ә менә арпалар яшел әле. Безнең район борчак үстерми. Аның каравы 16 мең 200 гектар мәйданда – бодай, шундый ук җирдә арпа үсә, – диде җитәкче.
Фәргат Камалиев әйтүенчә, зәйлеләр яхшы басулардан көзге бодайны гектарыннан – 50, арпа культурасын 45–50 центнер чамасы алырга планлаштыралар.
– Начаррак басулар да бар. Һава торышын да алдан белеп булмый. Әлегә менә шундый уңышка өметләнәбез. Районның Сарман, Чаллы, Түбән Кама белән чиктәш авылларындагы кырларда дым мулдан булды. Ә Әлмәт якларында явым-төшем азрак яуды. Аллаһы Тәгалә ничек биргән, шуны җыеп алырга инде. Техникалар әзер. Комбайннар парадына 60 “кыр корабы” чыкты. Быел безнең районга 15 яңа “Торум” комбайны кайтты. Алар күп уңыш бирә торган басуларда эшләячәк, – диде Фәргат Камалиев.
Буалылар исә шушы көннәрдә борчак җыюга керешкән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов әйтүенчә, әлеге культура хәзерге вакытта 100 гектардан артык мәйданда суктырылган. 301 тонна уңыш алынган. Ә менә көзге бодай чәчелгән кырларның хәле әллә ни сөенерлек түгел икән. Узган ел дым җитмәү сәбәпле, уҗым культуралары начар тишелгән. Шуңа күрә аларны язын кабаттан чәчәргә туры килгән.
– Белгечләр белән киңәшләштек тә иң элек арпа басуына чыгарга уйладык. Аннан соң гына көзге бодайга тотынабыз. Аларның мәйданнары да күп түгел. Ярый инде, быел игеннәр яңгырга тиенде, – диде Ранис Габитов.
Ә менә Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Раил Шакирҗанов әйтүенчә, алар урып-җыюга август башларында төшәргә уйлый.
– Өлгереп килә торган басулар бар үзе. Бу атна ахыры – киләсе атна башларында күпьеллык үләннәрне, костерны, борчакны сугарга чыгарбыз дип торабыз. Арпа да бераз саргая башлады. Ә бодай ямь-яшел әле. Аңа иртәрәк. Быел ашламалар да яхшы кертелде. Һава шартлары да игеннәргә иркенләп үсәргә мөмкинлек тудырды. Кояш өстән кыздырып тормагач, шулай акрын гына, бәрәкәте белән өлгерәләр. Быел уңыш яхшы булырга тиеш, Алла боерса. Яңгырлар яву да авыл хуҗалыгы өчен яхшы булды. Август та эссе булырга охшамаган. Ашлык бәяләре генә кинәт төшеп китмәсә ярар иде инде, дип телибез, – диде Раил Шакирҗанов.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Әлки, Әлмәт, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарында шепкән (рыжик) культурасын урып-җыюга керешкәннәр. Һава шартлары яхшы торып, башаклар тулышып җитүгә, атна-ун көннән кырларда тулы куәткә эш кайный башлый, димәк.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat