Роспотребнадзор Республика көнен уздырганда булачак чикләүләр турында аңлатты

Киләсе атна ахырында Татарстанда Республика көне уздырылачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина массакүләм чараларның нинди чикләүләр белән узачагын аңлатты. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән чикләүләр гамәлдә. Без бу чараларны көчәйтергә яки киметергә планлаштырмыйбыз. Ачык мәйданчыкларда йөздән, ә ябык мәйданчыкларда илледән дә артык кеше булмаска тиеш. Бездә хәзер гамәлдә булган шул ук профилактика чаралары күреләчәк: бу тән температурасын үлчәү һәм битлек кию, шуңа күрә әлегә бернинди үзенчәлекле әйбер дә көтелми», — диде спикер.

Татарстанның Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгында татарстанлыларның августта ничек ял итәчәген аңлатканнар иде.

 


Фикер өстәү