Автомобильләргә легаль булмаган техник тикшерү үткәрү өчен нинди җәза янавы билгеле

Җинаятьчеләр төркеме оештырган законсыз техник тикшерү өчен, РФ Җинаять кодексының яңартылган маддәсеннән күренгәнчә, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгында РИА Новостига аңлатуларынча, элегрәк «РФ Җинаять кодексының 171 маддәсенә үзгәреш кертү турында»гы федераль закон үз көченә керде. Төзәтмәләр транспорт чараларына тиешле аккредитациясез техник күзәтү үткәргән өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

«Гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян китерү яки зур күләмдә керем алу җинаять җаваплылыгына тартуның мәҗбүри шарты булып тора», — дип аңлаталар министрлыкта.

Маддәнең санкциясе максималь җәза сыйфатында алты айга кадәр кулга алуны күздә тота.

Шул ук маддәнең икенче өлеше җинаятьне оешкан төркем кылган өчен кулланыла. Бу очракта да суд 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләргә хокуклы.


Фикер өстәү