55 ел бергә гомер иткән Ләбибә һәм Рәкыйп Нигъмәтуллиннар: «Безнең гомер мәхәббәттә үтте»

Бу йортта өч буын дус-тату яши. Өйләре шундый аларның. Чыгып китәсе килми. Ниндидер җанны иркәли торган җылылык бар. Биредә ирләр дә бәхетле, каенаналар да канәгать, киленнәр дә рәхәт яши. Сүзебез – Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Нигъмәтуллиннар турында.

Ләбибә апа һәм Рәкыйп бабай – бу йортта кадерле әби-бабай. Быел бергә яши башлауларына 55 ел тулган.

– Әле менә кичә генә шушы авылга килгән кебек мин. 19 яшемдә Аман-Оштырма авылыннан Вахитка укытырга килгән идем. Мәктәпне тәмамлауга, яхшы укыгангадыр инде, башлангыч сыйныфларга белем бирергә чакыртып алдылар. 4 ай гына эшләп торырга дигәннәр иде. Вакытлыча дигәннәре, шөкер, гомерлеккә булып чыкты. Вахитка декабрь аенда килдем, ә Сабан туенда инде Рәкыйп абыегыз алып калды, – дип искә ала Ләбибә апа.

Егет үзе дә сизмәстән өйләнеп куя. Башта Ләбибәсен авылларына кунакка чакыра. «Сабан туена кил әле, кичкә илтеп куярмын», – ди. Бу сүзләрне әйткәндә, Рәкыйп абый өйләнү турында уйлап та карамый. Дусты Мансур гына бераз күзен ача. «Болай итеп йөрмә инде, тот та өйлән!» – ди ул. Егеткә шул сүз җитә. Бәйрәмгә килгән кунак кызны кире җибәрмиләр.

– Әле ярый алып калган, – дип сүзгә кушыла Ләбибә апа. – Мин килгәндә, өйдә каенанам белән иремнең апасы да бар иде. Бергә 38 ел матур-тату яшәдек. Ачуланышып йөрү булмады. Иремнең якыннарына хөрмәтем зур иде. Алар да мине үз итте. Каенанам бик акыллы кеше булды. Ул мине гел ирем белән йөртте. Ике айлык баламны алып калып, клубта нинди генә чара булса да, күңел ачарга, дөнья күрергә чыгарып җибәрерләр иде. Ирем белән мине бәхетле итәр өчен бик тырышты. Ул безне җайлап кына яшәргә өйрәтте.

Алар өч малай, бер кыз үстерәләр. Һәрберсенең – үз гаиләсе. Рәис белән Фәнис бер вакытта өйләнә. Әнә шул чакта каената-каенана йортында ике килен бергә тора.

– Рәис белән Алсу йорт салып чыкканчы монда тордылар. Фәнис белән Райлә әле дә безнең белән яши. Заманында Райләбез өч бием белән яшәде әле. Бер дә зарланмады. Өч киленем дә бик акыллы булды. Әни дип кенә торалар. Өйдәге улымның кулыннан килмәгән эше юк. Безне оҗмахта яшәтә, – ди Ләбибә апа.

Төп йорттагы килен Райлә – Казаклар авылыныкы. Шәһәр җирен яратмый икән.

– Әти белән әнигә чиксез рәхмәт. Безне, балаларыбызны яратып торалар. Аларның йөрәгендә урын зур, һәр балага җылы сүзен, яхшы киңәшен бирәләр. Туганнар бергә җыелганда, өебез тагын да нурлана, – ди килене Райлә. – Үз киленем дә мине якын итеп тора. Ишле булгач, ашарга да ике кешелек кенә пешермибез. Без алай гадәтләнмәгән. Күп итеп, мул итеп әзерлибез. Бергәләп табын артына җыелып ашаудан да рәхәте юк.

Ул үзе дә каенана булырга өлгергән. Малае өйләнеп, тормыш корган. Нияз белән Лилия дә шушы йортны ярата икән. Кече киленне Ләбибә апа да якын иткән.

– Дәү әни, дәү әти дип кенә торалар. Яшьләр хөрмәт итә. «Без киттек», «Без кайттык», – дип исәпләшәләр. Шушы сүз дә рәхәт. Күз генә тимәсен үзләренә. «Нәрсә алып кайтыйк?» – дип торалар. Райлә киленем дә: «Әни, берәр әйбер кирәкмиме?» – дип сорап кына тора. Безгә күрсәткән кадер-хөрмәтне инде хәзер үзләре күрсен, – ди Ләбибә апа.

Рәкыйп абый дәшми. Әмма Ләбибәсенә карата мөнәсәбәте күзләреннән күренә. Икесенең карашлары берләшеп, йортларын җылыта төсле тоелды миңа. Ни дисәң дә, хатын-кызның бәхете ирдән тора икән ул. Әле өстәвенә, сине якын итеп торган каенанаң да булса. Ләбибә апа әнә шуңа бәхетле яшәгән дә инде. Хәзер исә үз мисалында улын тәрбияләп, киленнәрен рәхәт яшәтә. Ә үзләре әле дә гел бергә. Җиләккә дә бергә баралар, себеркене дә бергә җыялар. Гомере буе колхозда эшләгән Рәкыйбенең әле тик торганы юк икән.

– 46 ел колхозда эшләдем. Шуның 33 елы комбайнда үтте. 8 ел буе районда беренчелекне бирмәдем. Безнең буын эштән куркып тормады. «ДОН» комбайнын да беренче итеп миңа кайтардылар. Әле шуның белән Зәйгә кадәр барып, ашлык суктырып йөрдем. Элек газеталардан исемем төшмәде. Мактап язарлар иде, – ди Рәкыйп абый. – Тыныч күңел белән эшләдем. Ләбибәмә бик ышана идем. Ул мине бәхетле итәр өчен тырышты. Безнең гомер мәхәббәттә үтте. Балаларым, тормышым өчен мин Ләбибәгә бик рәхмәтле. Әле ярый, Мансурны тыңлап, өйләнеп калганмын.

Мәхәббәтле йорттан без яратуның көченә ышанып чыктык. Ышанмаслык та түгел. Ләбибә апа белән Рәкыйп абыйның күзләрендәге очкын Райлә белән Фәнискә дә күчкән. Ә Нияз белән Лилиягә шушы парларга карап сокланырга, үрнәк алырга гына кала.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү