Кыш бабайларга белешмә мәҗбүри түгел, ә битлек мәҗбүри

Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекцияcе 94 кешедә табылган. Чир әлегә арту ягында. Ноябрь аенда авыручылар октябрьгә караганда 64 процентка күбрәк булган. Октябрьдә исә сентябрь белән чагыштырганда 69 процентка арткан.

– Коронавирус белән авыручыларның 4 процентын балалар тәшкил итә. Курортлардан кайткан 61 кешедә дә чир табылды. Аның берсе – бала, калганнары – олылар, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Аерым алганда, Краснодар краенда булган – 17, Кырымнан – 11, Ставрополь краеннан – 2, Төркиядән – 30, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан 1 кеше авырды.
Уку елы башыннан ковид-19 диагнозы 66 мәктәп укучысына, 61 студентка, 123 укытучыга куелган. Бүген тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күп булганлыктан, 22 сыйныф вакытлыча карантинга ябылган. Аларның егермесе – Казан, икесе – Баулы районындагы мәктәпләр.
Бу атнада республикага коронавируска каршы бер мең доза «Спуник V» вакцинасы кайтырга һәм аны ясый башларга тиешләр иде. Республика вакцинаны кабул итәргә әзер булса да, ул әлегә кайтып җитмәгән.
– Вакцина кайтачак һәм аны киләсе атна башыннан ясарга керешәбез, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Татарстанга барлыгы 3700 доза кайтачак. Беренче партия медицина хезмәткәрләренә, аннары мәгариф тармагында эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә ясалачак. Яңа вакцинаны районнарда, авылларда да көтәләр. Тик беренче партиясе барлык районнарга да җитмәячәк икән. «Моңа борчылырга кирәкми, ул озакламый тагын кайтачак һәм әлеге районнарга да таратылачак», – ди Владимир Жаворонков.
Тиздән Чыршы бәйрәмнәре башланачак. Балалар бакчасында уздырылган бәйрәм чараларында сабыйлар битлек кияргә тиешме? «Балаларга 7 яшьтән соң битлек кияргә киңәш итәбез. Бакчада үткәрелгән бәйрәмдә бер төркем генә катнашырга тиеш. Ул чагында кулга-кул тотынып чыршы тирәли әйләнергә дә рөхсәт ителә», – ди Любовь Авдонина. Роспотребнадзор идарәсе бакчадагы бәйрәм чарасына ата-аналар килүне тыйды. Кайсы Яңа ел бәйрәме Кыш бабайсыз узсын инде?! Ул авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, быел да булачак һәм бүләкләр таратачак. Аннан ковидтан авырмавы турында белешмә сорамаячаклар, ләкин Кыш бабай битлек кияргә тиеш.
Ә сатып алучы кибеткә кергәндә пирчәткәдән булырга тиешме? Шунсыз эчкә уздырмаучы сәүдә нокталары да бар. Любовь Авдонина әйтүенчә, кулланучы үз теләге белән пирчәткәдән йөрергә мөмкин, ләкин аны кию мәҗбүри түгел. Хезмәт күрсәтү өлкәләрендә – сәүдә, җәмәгать туклануы, элемтә, транспорт һәм башка тармакларда эшләүче хезмәткәрләргә пирчәткә кию каралган.

Фәния Арсланова

Фото: www.gazeta.ru


Фикер өстәү