Илгә хәзер кем кирәк? Имтихан нәтиҗәләре, уку йортлары турында

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу сорауга җавапны белә. Артистлар, укытучылар гына түгел, ил-көнгә төгәл һөнәр ияләре, инженерлар да кирәк. Белем кырында янәдән урак өсте дияргә була. Имтиханнар узды, нәтиҗәләр барлар чак. Канәгатьләндерерлекме алар? Министр кемнәрне мактады, ә кемнәргә «икеле» куйды? Хөкүмәт йортында шуларны ишетеп кайттык.

Сөенечләр

Татарстан укучыларының имтиханнарда җыйган уртача баллы ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Чагыштыру өчен таблицага игътибар итәрсез. Бу күрсәткечләр министрны да сөендерә, билгеле. Әйтүенчә, республиканың егет-кызлары һәм укытучылары мондый күрсәткеч белән беренче генә ел куандырмый инде. Сүз уңаеннан, быел Бердәм дәүләт имтиханын барлыгы 16537 кеше тапшырган. 14895е – быелгы чыгарылыш укучылары, 1213 кеше – былтыргылар. Тагын 189ы – урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, 240 кеше – дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыручылар.

Кимесә дә, бетмәгән. Югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар турында сүз.

– Бер фәннән 100 балл җыя алган балалар саны – 180, ике фәннән 200 балл туплый алучылар саны – 8, – диде Илсур Һадиуллин. Чагыштыру өчен: ике фәннән 200 балл туплаган «акыллы баш»лар саны былтыр 14әү иде. Андый балаларны матди күчтәнәч тә көтә. Билгеле булганча, августта бу егет-кызларга 15000 (бер фәннән 100 балл өчен) һәм 25000 (ике фәннән 200 балл өчен) сум күләмдә акча түләячәкләр.

Укучылары 80 һәм аннан да күбрәк балл җыя алган балалары белән кайсы районнар мактана ала соң? Иң элек – Югары Ослан (38,97 процент). Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Балтач, Әтнә, Баулы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары, Чаллы укучылары да тырышлар рәтендә.

Көенечләр

Химия, биология, физика һәм математиканың профиль юнәлешен тапшыручы укучылар саны азая. Баксаң, ике ел эчендә физика фәнен тапшыручылар саны – 2,9, химия һәм биологияне сайлаучылар 0,6 процентка кими. Министр моны яхшы күренеш түгел ди.

– Бу барыбызны да коткыга салырга тиеш. Бу – бик җитди фәннәр. Киләсе уку елыннан без балалар белән бу предметлар буенча аерым эш башкарырга тиеш, – дигән фикердә Илсур Һадиуллин.

Аның каравы информатика фәнен сайлаучылар – 4,1, җәмгыять белеменнән имтихан тапшыручылар 1 процентка арткан.

Министрны борчуга салган тагын бер күренеш – өйдә белем алу. Быел нәкъ тә шундый формада белем коесын казыган баланы имтихан вакытында шпаргалка белән тотканнар.

– Бу – баланы мәктәптән аеруның нәтиҗәсе. Һәрвакыт әйтәбез: бала мәктәптә булырга тиеш, бу – социальләшүнең бер өлеше. Кызганыч, республикада 2,5 меңләп бала өйдә белем ала. Закон моны рөхсәт итә итүен. Репетитор белән генә түгел, укытучы белән шөгыльләнергә кирәк. Бу очракта бала түгел, ата-аналары гаепле дип саныйбыз, – дигән фикердә министр.

 

Кайбер районнардагы аерым фәннәр буенча уртача баллардан да канәгать түгел Илсур Һадиуллин. Әйтик, рус теленнән Минзәлә укучылары куандырса (77,68), Кайбычныкылар көендерә (62,15). Математиканың профиль юнәлеше буенча сабалыларга тиңнәр юк (73,40). Спас укучылары артта калган (46,22). Җәмгыять белеменнән яхшы күрсәткечләр белән Мөслим районы мактана ала (75,13), түбән саннар – Тукайда (55,24).

Шунысы да бар: республика, ниһаять, рус әдәбияты буенча артта калучылар исемлегеннән чыккан. «Безне бу җәһәттән гел тәнкыйтьлиләр иде. Янәсе, чыгарылыш сыйныф укучылары инша яза белми, аз укый, китапханәгә йөрми. Быел күрсәткечләрне яхшырта алдык», – диде ул.

Кемнәр көтә?

2023–2024 елгы уку елына республикада 21,1 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу урыннарның 70 проценты Татарстанның төп уку йортларына – КФУ (7,3 мең урын), КНИТУ (4,2 мең урын) һәм КНИТУ-КАИ (2,4 мең) туры килә.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бюджет урыннарының күбесе фән, инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә бүлеп бирелгән. Ә менә гуманитар юнәлешләргә (социология, Көнчыгышны өйрәнү, сәнгать һ.б.) урыннар кими бара. Заманына күрә һәркем түрә, дигәндәй, нинди һөнәрләргә өстенлек бирелүе шуннан да аңлашыла инде.

– Уку йортларына укырга теләге булганнар гына керсен иде. Әйтик, укытучылыкка кергәннәр икән, ул сабыр булырга, балаларны яратырга тиеш. Ходайдан бирелгән сәләте булсын. Аннары рәхәтләнеп эшләр дә. Шул ук киңәш табибларга да, – ди министр. – Хәзер безгә инженерлар бик кирәк. Бөтен кеше җырчы һәм артист кына булмас.

 

БДИ буенча Татарстандагы уртача нәтиҗәләр

Фән Чик Имтихан тапшыручылар саны Республика буенча уртача балл Россия буенча уртача балл
Рус теле 24 14781 72,01 68,43
Математика (профиль) 27 7468 62,53 55,62
Физика 36 2091 58,94 54,85
Химия 36 1813 66,74 56,23
Информатика 40 3079 63,96 Әлегә билгеле түгел
Биология 36 2449 57,41 Әлегә билгеле түгел
Тарих 32 1545 60,6 56,37
География 37 114 62,41 54,6
Инглиз теле 22 1863 74,05 Әлегә билгеле түгел
Җәмгыять белеме 42 5713 61,09 55,62
Рус әдәбияты 32 756 72,73 63,97

Чулпан Гарифуллина

Фото: Казанферст


Фикер өстәү