Кичен нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

“Иртәнге ашны – үзең аша, төшке ашны – дустың белән бүлеш, кичке ашны – дошманыңа бир” диләр. Шулай диелә генә ул. Чынында исә хәтта симерүгә каршы “сугыш ачучылар” өчен дә кичке аштан баш тартырга ярамый, ди диетологлар. Иң мөһиме – сәламәтлеккә һәм буй-сынның сылулыгына зыян китермәстәй ризыклар сайлап алу. Болар – майсыз эремчек, пешкән йомырка, тавыкның түш ите, майсыз сыер ите.

Йокларга ятканчы 3-4 сәгать кала, тагын нәрсәләрне авыз тутырып ашарга була? Ә нәрсәләрне ярамый?
Кайбер белгечләр, әйтик, табиб-диетолог Михаил Гинзбург “Россия-1” телеканалы эфирында белдергәнчә, кичке аштан баш тартырга да мөмкин анысы. Соңгы елларда “интервальное голодание” дигән әйбер модага кергән. Монысы кеше 8 сәгать дәвамында ашый да, калган 16 сәгать эчендә авызына бер бөртек ризык та капмый, дигән сүз икән. Бу очракта кичке аш 16.00-18.00 сәгать аралыгына туры килә. Белгеч әйтүенчә, ашау-эчүнең мондый тәртибе матдәләр алмашын яхшырта, әмма күпләр аны үти алмый (кичке дүрт яки алтыдан соң ашамыйча тору күпләрнең хәленнән килми). Шуңа күрә 16шар сәгать буе бер тәгам ризык капмыйча тору урынына кичен гәүдәгә артык май кундырмый торган “дөрес” ризыклар ашау әйбәтрәк, ди ул.
Майсыз эремчек, пешкән йомырка, тавыкның түш ите, майсыз сыер ите кебек ризыкларның калориясе зур түгел, канда инсулин микъдарын да арттырмый. Шул ук вакытта тамакны туйдыра, йокыны яхшырта.
Моннан тыш кичен триптофанга бай ризыклар ашарга тырышу кирәк. Болар – сыр, тавыкның түш ите, чия согы. Триптофан – йокыга талырга ярдәм итүче гормон – мелатонинга охшаш аминокислота ул. Шул ук вакытта симерүне һәм кан басмы күтәрелүне булдырмау өчен дә “тырыша”.
Гинзбург әйтүенчә, кичке аштан, кем әйтмешли, атом бомбасы төшсә дә баш тартмаска тиешле кешеләр дә бар. Ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан интегүчеләр бу. Кичен ашамыйча йокларга яткан мондый кешенең буш ашказаны грелин бүлеп чыгара. Әлеге матдә ашказаны согын бүлеп чыгаруга китерә, сок исә буш ашказаны тышчасын “ашый”, ди белгеч. Мондыйларга йомырка калҗасы, сөтле һәм ярмалы ашлар, пюре-ашлар файдалы.
Кичен ашарга ярамый торган ризыкларга килсәк, боларга иң элек маринадлар һәм тозлы-борычлы ризыклар керә. Алар организмда сыеклыкны тоткарлый, шуңа күрә иртән торганда биттә, күз төпләрендә шешенкелек пәйда була. Шулай ук йоклар алдыннан колбаса ашамаска да киңәш ителә: анда тоз һәм ашказаны-эчәкләргә тискәре йогынты ясый торган матдәләр күп. Ак икмәк тә – кичке табын ризыгы түгел: гликемик индексының (углеводның кандагы шикәр микъдарына йогынты ясавы) югары дәрәҗәдә булуы инсулинның кисәк кенә күтәрелүенә китерә. Нәтиҗәдә кеше начар йоклый һәм төнлә тамагы ачып уяна.


Фикер өстәү