Ял бәясе күпме тора? «Гел киеренкелектә яшәп ардык, ял кирәк»

Быелгы буранлы салкын кыш тәмам туйдырган, ахры. Илдә чит илгә юллама сатып алучылар саны 30 процентка арткан. Гыйвар – февраль айларында кояшлы илләргә барырга теләүчеләрнең бу кадәр күплеген юллама сатучылар да хәтерләми. Ә менә безгә килүчеләр кимергә мөмкин. Көйсез кыш Татарстанны күрергә теләүче туристларны куркыткан. Ял бәясе күпме тора?

Яшел Үзәндә яшәүче Лилия һәм Марсель Хәкимовлар әле яңа гына Мисырдан әйләнеп кайткан.

– Былтыр диңгез буена ял итәргә барырга җай туры килмәде. Җәй көне эш күп булды, көз көне кызчыгыбыз Әмилә туды. Шуңа күрә кышкы каникулда гаиләбез белән чит илгә барабыз, дип алдан ук сөйләшеп куйдык. Юлламаны көз көне сатып алдык. Дүрт кешегә бер атналык ял 290 мең сумга төште. Хургада шәһәрендә ял иттек. Төннәрен бераз салкынчарак булса да, көндез 28 градус эссе иде. Елның бу вакытында диңгезгә керүчеләр сирәк, балалар җылы бассейннарда рәхәтләнеп коенды. Исәпләп карасаң, бер кешегә бер көнлек ял якынча 10 мең сумга төште. Күп түгел ул. Өйдә азык-төлеккә генә дә атнасына шулкадәр акча тотабыз. Акчаның җитәсе юк аның, ә менә вакытны кире кайтарып булмый, – ди гаилә башлыгы Марсель Хәкимов.

Россия туризм индустриясе берлеге мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Яңа ел каникулларыннан бирле Россиядә чит илгә юллама сатып алучылар саны 30 процентка арткан. Кояшлы илләргә баралар, билгеле. Ял юнәлешләре буенча беренче бишлеккә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Төркия, Мисыр һәм Шри-Ланка эләккән. Алдагы ел белән чагыштырганда юллама бәяләре 50–60 процентка кыйммәтләнде, дип тә өстәгән белгечләр.

Башкаладагы туризм агентлыкларының берсендә юлламалар сату белән шөгыльләнүче Анастасия Егорова әйтүенчә, пандемиягә бәйле чикләүләрдән соң, бездән туры юл булган илләр ачылып бетте диярлек.

– Чит илләргә карата кызыксыну арту шуңа да бәйле, – ди ул. – Безгә юллама сорап килүчеләр: «Гел киеренкелектә яшәп ардык, ял кирәк», – диләр. Моңарчы кышын Европа илләренә сәяхәт итәргә яратучылар шактый булса, хәзер алар да ни чарадан бичара дигәндәй, кояшлы яр буйларын сайлый. Ничек кенә булмасын, февральгә бу кадәр күп юллама сатканны хәтерләмим. Төркия, Мисыр кебек илләрдә бу вакытта диңгезнең салкын булуы да туктатмый. Бәяләр бөтен юнәлешләр буенча да артты. Юлламаның зур өлешен юл чыгымнары алып тора. Былтыр, мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бер кешегә ике якка билет уртача 30 мең сумнан башланса, быел ул ике тапкыр кыйммәтрәк. Узган ел Төркиягә юлламалар бик нык артты. Биш йолдызлы кайбер кунакханәләрдә ял бәясе 80 процентка кадәр кыйммәтләнде хәтта. Бу җәйдә чит илгә юлламалар 30 процентка кадәр артырга мөмкин дип фаразлана. Шуңа күрә ялны алдан ук кайгыртып куярга киңәш итәбез.

Ә менә Татарстанга килеп җитү кыенлашты. Барысына да көйсез кыш сәбәпче. Бу арада гына да ишеп яуган кар аркасында, федераль юлларда хәрәкәтне ике тапкыр чикләргә туры килде. М12 автомобиль юлы, гомумән дә, ябылды. Уфадан очкан бер үк пассажирларны Казан «һава капкасы»ннан ике тапкыр кире борганнар.

– Татарстанга Түбән Новгородтан спорт ярышына дип юлга чыккан җирдән, буран аркасында, кире борылырга мәҗбүр булдык, – ди балалар тренеры Сергей Строков. – Югыйсә сәфәргә алдан ук әзерләнгән идек. Әти-әниләр белән бергә юлга чыктык. Ике куянның койрыгын берьюлы тотып, Казан Кремлен, Черек күлне, Яңа ел чыршы мәйданчыкларын күрү теләге дә бар иде. Балаларның кәефе кырылды. Сәфәрне җәйгә күчердек.

Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның тугыз аенда ил буенча сәяхәт итүче туристлар саны – 16, чит илләргә өстенлек бирүчеләр исә 25 процентка арткан. Күпчелек сәфәрләр җәй айларына туры килә. Хәерле юл!

Февраль азагында ике кешелек гаиләгә чит илгә иң арзан юллама күпме тора?

Ил Кунакханәнең сыйфаты Бәясе
Төркия дүрт йолдызлы кунакханә, иртәнге аш 74 мең (1 атна)
Мисыр дүрт йолдызлы кунакханә, ашау-эчү кергән 116 мең (1 атна)
БГӘ дүрт йолдызлы кунакханә, иртәнге аш 126 мең (1 атна)

 

Таиланд өч йолдызлы кунакханә, иртәнге аш 273 мең (10 көн)
Шри-Ланка өч йолдызлы кунакханә, иртәнге аш 204 мең (11 көн)

Бәяләр tourvisor.ru сайтыннан алынды.


Фикер өстәү