Алар – безне, без аларны көтәбез…

Махсус хәрби операциядәге егетләр туган яктан килгән һәр күчтәнәчкә, хәтта кечкенә генә кәгазь почмагындагы хатка сөенә. «Ашарга да җитә, киемнәр дә бар. Туган як җылысын сагындык», – дигән иде Саба егете Илнар Хаев.

Күңел җылысын, яратуны һәркем үзенчә тапшырырга тырыша. Һәр район егетләр өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Чаллыдан 2 мең егет махсус хәрби операциядә катнаша. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бер генә кешенең гаиләсен дә онытмый. Бәбиләре туса, аларны каршы ала, сабыйларны туган көннәре белән дә котлый, кирәк-яракларын алып бирә, кыскасы, егетләрне озатканда, гаиләгезне ташламыйбыз, дигән вәгъдәсенә тугры кала. Егетләрнең гаиләләрен дәүләт тә онытмый. Әтиләре махсус хәрби операциядәге егетләрнең балалары мәктәпләрдә бушлай туклана, бакчаларга, түгәрәкләргә, мәдәни һәм спорт чараларына бушлай йөри. Егетләр үзләре җирле салымнардан азат ителгән. Тагын шунысы бар: бары тик Чаллыда гына хәрбиләрнең яңа туган балаларына 100 мең сум акча бирелә.

– Хәрбиләрне онытмыйбыз. Наил Мәһдиев үзе егетләр янына 5 тапкыр барып кайтты. Ялга кайткан егетләр белән гел очрашып тора. Шәһәребездән СВОга 370 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде, – ди мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин да кыр кухнясына 80 миллион сумнан артык бәягә азык-төлек җибәргән. Алар Лисичанск халкын 5 миллион порциядән артыграк кайнар ризык белән тәэмин иткән.

Алабуганың «Без бергә» гуманитар штабы активистлары һәм яшь гвардиячеләр бу елда беренче гуманитар ярдәм партиясен озатты. Алар районның төрле оешмалары ярдәме белән кыр һәм төбәк госпитальләрендә яткан егетләргә 1,5 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйган. Алар арасында култык таяклары, коляскалар, юрганнар, подгузниклар, дарулар һәм хирургия кирәк-ярагы бар. Эшмәкәрләр Краснодон балалар интернатына да ярдәм юнәткән. Сабыйларга татлы бүләкләр, канцелярия товарлары, китаплар алып барганнар.

Зәй районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин сүзләренчә, егетләргә ярдәм бер генә минутка да туктап тормый. Районның һәр авылында солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйлиләр, токмач кисәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Әле менә күптән түгел якташ егетләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтканнар. «Зәй җылысы» хәйрия фондын оештыручылар Дмитрий Соловьев, Юрий Тимофеев бу юлы егетләргә «Газель» машинасы илтеп биргән. Аны шәһәрнең бер оешмасы бүләк иткән.

– Хәрбиләргә буржуйкаларга ягу өчен бер тонна брикет, фольгоизолон, «КамАЗ», «Урал» машиналарына запас частьлар, пленкалар, генераторлар, бензин пычкылары, инструментлар, исемле посылкалар, тиз әзерләнә торган ашлар, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, озак саклана торган ризыклар, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Шулай ук мендәрләр, юрган, азык-төлек тә алып килүче кешеләр булды. Без бөтен күчтәнәчләрне дә илтеп тапшырдык, – ди Дмитрий Соловьев.

Саба районында «Хәят» коммерцияле булмаган оешма «Солдатка – өйдәге аш» акциясен башлап җибәргән. Әлеге оешма вәкиле Сатыш авылында яшәүче Гүзәл Садыйкова бу эшне башта гаиләсе белән ясый башласа, инде хәзер саваплы эшкә бик күп кеше кушылган.

– Ирем Илфир яшелчә киптергеч сатып алып бирде. Хәрбиләргә кипкән аш ясаганнарын Сызрань хатын-кызларыннан күреп алдык. Телефон аша алар белән сөйләшеп, ашны ничек әзерләүләрен сораштык. Алар безгә онлайн мастер-класс күрсәтте. Бераз өйрәнгәч, эшкә тотындык, – ди Гүзәл.

Әлеге аш өчен ит тә, яшелчәләр дә киптерелә. Әзер чималны махсус пакетларга салалар. Күптән түгел егетләргә 200 аш пакетын җибәргәннәр дә инде. 300 өлеш сухари да җибәргәннәр.

– Безгә башка авыллар да кушылды. 5 мең өлеш аш әзерләдек инде. Район эшмәкәрләре бик ярдәм итә. Аларга чиксез рәхмәт. Бу эшкә һәркем хәленнән килгәнчә өлеш кертә ала. Бигрәк тә бәрәңге, чөгендер, кишер, тозлы кыяр белән булышсалар яхшы булыр иде. Майсыз ит, кош ите кирәк, – ди Гүзәл. – Егетләргә ашны әзерләве җиңел булачак. Кайнар суда ул 10–15 минутта әзер була. Азык-төлек белән ярдәм итәргә әзер кешеләр булса, безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Ярдәмнең артыгы юк. Тәтеш районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева шулай ди. Алар да якташ егетләргә нәрсә кирәк, шуны әзерләп җибәрәләр. Райондагы һәр оешмага, һәр кешегә чиксез рәхмәтле ул. Ә инде ялга кайткан егетләрнең рәхмәтен ишетү яңадан эшләр өчен канат куя икән. Шушы көннәрдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов якташ егетләре белән очрашкан. Чәй өстәле янында егетләр район башлыгы белән сөйләшеп утырган. Барысы да гаиләләрен һәм үзләрен ташламаган өчен рәхмәт әйтә икән.

 


Фикер өстәү