Марсель Галиевнең «Китү» әсәрен укыганнан соң: «Башка милләт вәкилләрен үрчетүче чыганак булып яшәүдән туктарга кирәк безгә»

Иң беренче сүземне күңелемдә тезелеп киткән Марсель исемнәреннән башлыйсым килде. Кешегә – адәми затка исем Ходай тарафыннан иңдерелә дип уйлыйм мин. Аны дөньялыктагы Аллаһы Тәгаләнең илчеләре  булырга ялланган илаһи затлар – дин әһелләре баланың колагына пышылдый бугай. Уйлыйм-уйлыйм да шундый нәтиҗәгә килә барам.

Мин – Нәкыя, ирем – Аяз, бу исемнәр икесе дә бер мәгънәне аңлата. Гарәп теле укытучыбыз Мирза Мәхмүтов: «Нәкый – чиста, аяз, саф, мәрхәмәтле сүзләренә бәрабәр мәгънәдәге сүз», – дип аңлата торган иде. Һәм шундый мәгънәдәш исем йөртеп кавышкан парларны мисалга күпләп санарга булыр иде.

Марсель исеменә  кагылышлы сораулар  да туды бит әле. «Бусы нәрсә икән соң?»– дим. Марсель Бакиров (1933)  – милләтебезнең горурлыгы, зур галим, филология фәннәре докторы, профессор.  Безнең гаиләбезнең  кадерлесе, зур хөрмәткә лаеклы кодасы. Марсель Әхмәтҗанов (1939) – зур галим, археограф, филология фәннәре докторы, татар тарихын мәңгеләштерү өлкәсендә зур хезмәтләре булган, шәҗәрәче, фольклорчы.  Марсель Сәлимҗанов (1934–2002) – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), СССРның халык артисты(1984), 1966 елдан Татар академия театрының алыштыргысыз режиссеры булган кеше. Марсель Шакиров (1937–1997) – табиб. Безнең Аязның әтисе ягыннан икенче буын туганыбыз.  Гаҗәп тә кешелекле табиб – стоматолог, Актаныш районындагы Пучы авылында эшләде. Стоматолог булып исәпләнсә дә, ул  шул төбәкнең атаклы хирургы, гинекологы да иде. Көнне төнгә ялгап хезмәт итте. Марсель Мазһар улы Таишев(1943). Бу исем белән янәшәдә кадерле математика укытучым, Сарман мәктәбендәге алыштыргысыз завуч Мазһар абыемны да телгә алып, рухын шатландырасым килде. Ул үзе дә мине бик ярата иде. Иң беренче итеп минем дәфтәрне тикшереп, өйдәге кызларына: «Нәкъ Нәкыянеке кебек итеп, дәфтәрләрне тикшерегез әле», – дип, эшкә утырта торган булган. Мазһар абый сугыштан бер кулында яра алып, иртәрәк кайткан иде. Нәтиҗәдә 1943 елда Марсель дөньяга аваз салган.  Ул – миннән җиде яшькә кечерәк булып, безнең күз алдында үскән бала. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). 1984–1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында эшли.  1985–1999 елларда ТР мәдәният министры вазыйфаларын башкара. Марсель Җаббаров (1947) – актер, режиссер, ТССРның халык артисты. Менә бит мин үзем генә дә татар милләте өчен нык күренекле никадәрлешәхесләр –Марсельләрне  беләм, хөрмәт итәм, олылыйм икән…Мин үземне исемнәр өлкәсендә белгеч дип һич санамыйм.  Ләкин башыма килгән фикерне теркәп китәсем килгәнгә язуым…

Инде килеп, сүз башым бит – Шүрәле! Марсель Галиев (1946) эргәсенә кайтсам, ул япь-яшь  Марсель – шул исем атамаларның дәвамчысы. Аның «Рух» (2005)дип аталган саллы, фәлсәфи фикерле, тирән мәгънәле әдәби портретлар җыелмасыннан торган китабын сатуга чыгуының беренче көннәрендә үк сатып алган идем.  Шул вакытта ук  игътибар белән укыган булсам да, яңадан-яңадан кулга алам,  беренчел тәэсирләремә бернинди күләгә төшми, киресенчә, тагын да мавыктыргычрак булып, үзенә  тартып, суырып ала.

«Ком сәгате» тапшыруында чыгыш ясаганда Разил Вәлиев: «Язучы икән, аның халкына әйтерлек фикере булырга тиеш…» – диде. Нинди акыллы, хикмәтле сүз! Бары тик  алга төбәлгән  максатың булганда гына шундый нәтиҗәле аңлатма биреп буладыр ЯЗУЧЫ хезмәтенә.  Искитмәле,  гаҗәп авыр җаваплылыкны үз өстенә алган, көнне төнгә ялгап, бөтен барлыгын  шул хезмәткә  багышлаган кешенең  генә ЯЗУЧЫ дип аталырга хокукы бардыр, минемчә. Мин язучылар тирәсендә кайнашкан зат буларак, шулай дип нәтиҗә ясарлык хокукым бардыр дип фаразлыйм.  Аязым минем  ЯЗУЧЫ булып туган зат иде. Аязым  чордашларының һәрберсенең үзенчә язу стиле булды.  Исемнәрен  тарих барлый кебек тоела миңа.  Мөхәммәт Мәһдиев стилен Аяз нык яратып хөрмәт итте. Мөхәммәт Мәһдиев  үзе яшәгән чор  вакыйгаларын  тарихта калырлык җор тел белән тасвирлап бирә белде.

Нурихан Фәттах  татар дөньясына  кагылышлы  вакыйгаларны  нинди үҗәтлек белән  барлап, үзенүзе аямыйча  милләт тарихына язып калдырды.  Аның язучылык өлкәсендәге хезмәте тирәнрәк игътибарга да лаектыр, минемчә. Нурихан – ЯЗУЧЫ гына түгел, ГАЛИМ дә.Ул бит тирә-юньне күзәтүдән туган фикерләргә генә таянып язмый,  үткәнебезгә кагылышлы фактларга да мөнәсәбәтен белдерә.

Менә шушы фикерләр  Марсель Галиевнең «Китү» әсәрен укыгач туды бит минем күңелемдә! Кеше күңелен айный алмаслык итеп уята алган әсәр язган әдип – ЯЗУЧЫ була да була инде ул.  Нәкъ Разил Вәлиев әйткән фикерне раслый.

Марсель бу әсәрендә  татар милләтенә  цунами, торнадо  булып ябырылган афәтнең  сәбәпләрен, чыганакларын ачыкларга тырыша. Ул әле үзебез яшәгән чор фаҗигаләре тирәсендә генә фикер йөртә. Ә зәхмәтнең  чишмә башларына кереп китеп актарына башласаң, башың чыкмаслыгын чамалый ул.  Мин, әсәрне укыгач ук,«Намус» романындагы Нәфисә образына ишарә икәнлеген чамаладым.  Сугыш чорының фидакарь хезмәт иткән хатын-кызларын картлыкларында менә нинди афәтләр көткән икән бит?! Афәт түгел лә – картлар йортындагы оҗмах кына!

Өч баласына өч төрле бәхетсез язмыш алып килгән яшәеш – татар милләте хатынына хас күренеш.  Шушы күренешкә ләббәйкәләп ризалашкан халык – без үзебез бит инде. Мин 40 ел дәвамында мәктәптә татар теле  укытучысы булып  хезмәт иттем.  Укытучы булып кына эшлисе иде дә бит, юк шул, ата-аналар алдында түбәнчелек белән аларның балаларының татар икәнлекләрен  исбатлау кирәк булды шул әле безгә.  Татар ата-аналарының күпчелеге  безне, татар теле укытучыларын, үзләренең дошманнары итеп түбәнсеттеләр. 90 нчы еллар тирәсендә әзрәк кенә җылы җилләр исә башлауга, пенсиягә чыгып китәр вакыт җиткән икән. Менә шулай гомер узып, безнең чор кешеләрен Нәфисәләр өчен җигелгән арба түренә китереп утырткан шул. Кем гаепле? Татар үзе гаепле дип җавап кайтарасым килә дә, ләкин  алай ук кискен сүз әйтүдән сагаеп калам… Сагайсаң-сагаймасаң – көнләшерлек милләтләр бар бит ул. Яһүдләрне генә мисалга алу да җитә кебек. Алар бит, телләрен югалтсалар да,«мин – яһүд!» дип күкрәк кагып яшиләр. Ә безнең татар телен оныттымы – башка милләт вәкиле булуы белән горурланып яши башлый.  Моны ничек аңларга һәм аңлатырга соң? Чечен икән, аның телен оныттыра алмассың. Чукынудан качып яшәгән татарны без хәзер  аты-юлы белән чукындырып барабыз  түгелме соң? Сорау өстенә сораулар ябырыла башыма. Урыс дөньясында  без, татарлар – горурланып яшәргә тиешле милләт бит инде. Минем гаиләм, һәм үзем милләтем белән горурланып яшим.  Балаларыма, оныкларыма да  шундый тойгы сеңеп бара кебек.  Кайчандыр үз дәүләте булган милләт вәкиле булуың белән  ничек инде горурланмыйсың?  Шул тойгы үтеп кермәгән кемсәләрне Ходай Тәгалә үзе җәзалыйдыр шикелле тоела миңа. Милләтең, динең белән хозурланып яшәүдән дә  матуррак тормыш  булуы мөмкин түгел. Менә шул фикерне  Марсель Галиев үз әсәре аша җиткерергә тырыша да инде.  Башка милләт вәкилләрен үрчетүче чыганак вәкилләре булып яшәүдән туктарга кирәк безгә… Һәр милләтнең үзенчәлекле геннары бар, шуны аңласак иде, дип телим мин.  Әмирхан ага Еникеевнең «Әйтелмәгән васыят»е белән аваздаш  бу әсәрне һәрбер татар  укып гыйбрәт алырга тиеш, дип тә саныйм. Безнең әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз  укып кына  дөньяда яшәүнең мәгънәсенә өлге тапканнар. Дин сабакларына тартылу, милли китапларыбызны уку җәһәтеннән безнең милләтнең алдынгылардан саналган булганлыгын да онытмаска кирәк.

                      НӘКЫЯ ГЫЙЛӘҖЕВА

 


Фикер өстәү