Владимир Путин Россиядә криптовалютаны тыюга каршы чыкты

Россия Президенты Владимир Путин Үзәк банкның илдә криповалютаны тыю тәкъдиме буенча фикерен җиткерде. Дәүләт башлыгы тыюны хупламый.

Аның әйтүенчә, Россиядә 6 миллионнан артыграк кеше акчасын нәкъ менә криптоваютада саклый. Аның гомуми күләме берничә триллион сумга җиткән. Моның кадәр саклык акча югалырга тиеш түгел. Моннан тыш блокчейн һәм крипта ярдәмендә меңнәрчә төрле инновацион проект пәйда була. Алар белән гадәттә энергияле яшьләр шөгыльләнә. Мондыйларның крипта өчен уңайлыклар тудырылган илләрдә яшәве һәм эшләве гаҗәп түгел. Шуңа күрә шундый илгә әйләнергә кирәк. Россия – цифрлы валюта майнингы (криптовалюта табуны аңлата) буенча дөньяда 3нче урында тора. Мондый күрсәткечне югалтырга ярамый, цифрлы финанс структурасы – әйбәт әйбер.
Нәтиҗә шундый: тыюдан мәгънә юк. Әлеге өлкә өчен барлык кешегә дә аңлаешлы хокукый система кирәк. “Үтә күренмәле” кагыйдәләр, аңлаешлы механизмнар, иминлек һәм тиешле салым – боларның барысын да булдыру шарт.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казанны криптовалюта белән эшләү буенча пилот шәһәргә әйләндерүне тәкъдим иткәннәр. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры криптовалюта элементларының Үзәк банк контрольлегендә ничегрәк эшләвен күрү өчен шундый тәкъдим белән чыккан.


Фикер өстәү